ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов масштаблы ремонттан соң ачылган 2нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсенә килеп китте. Сырхауханә Казанның Вахитов һәм Совет районнарында яшәүче 17 яшькә кадәр булган балаларга, шулай ук 28 балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә һәм 20 мәктәп укучыларына медицина ярдәмен күрсәтә.

Лаеклы беренче урын. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы командасы "Тауда чаңгы шуу спорты һәм сноуборд буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогы"на беренче мәртәбә уздырылган ярышларда шундый нәтиҗә күрсәтте. Спорт чарасы "Зөя калкулыклары" курорт каласы базасында булды. 

18 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза. 

Ветераннар советының һәм иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы

Азнакай районының 12 март яңалыкларын тыңларга

"Нык гаилә" проекты кысаларында Әгерҗедә беренче тапкыр гаилә бадминтоны буенча ярыш узды. Соңгы елларда шәһәрдә әлеге спорт төре зур популярлык казана. Укучы балалардан алып, гаиләләргә кадәр бадминтон белән шөгыльләнәләр. Узган ел Менделеевтан килгән иң көчле спортчылар белән дә сынашырга туры килгән иде райондашларга. Анда район рекорды куелды. Ярышларда 75 спорт...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 2 нче шәһәр балалар сырхауханәсендә булды. Биредә капиталь ремонттан соң җиһазлар да яңартылган, шартлары да нәни пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен уңайландырылган. 

Бәйрәм көннәрендә уздырылган тикшерүләр күрсәткәнчә, кар чаналарын йөртүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның төп очраклары түбәндәгеләр: кар чаналары белән теркәлү документларыннан башка, дәүләт теркәвенә алу тамгасыннан башка эш итү, үзйөрешле чара белән эш итү хокукына "А1" категориясе буенча рөхсәт итү таныклыгы булмау, техник карау узу турында таныклык булмау. РФ КоАП 9.3 ст. буенча 3 административ беркетмә төзелде.

Быелның 9 март көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге башлыгы Хәмит Хаҗип улы Нәзиров хакимият, авыл җирлекләре һәм райондагы хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә "2017 ел өчен үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек бүлегенең эш йомгаклары буенча" чыгыш ясады.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесендә төзелеш һәм Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенең эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International