ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Яшьләр күп булган Түбән Кама өчен яңа мөмкинлекләр. Бүген «Craft IT» Яшьләр инновацияле иҗаты үзәге тантаналы рәвештә ачылды.

Үзәктә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры  Илья Кривогов булып киттеләр.

Бу - Татарстан Республикасында төзелгән яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләреннән 19 нчысы. «Craft IT» ЯИИҮ заманча универсаль җиһазлар белән җиһазландырылган.

Яшьләр инновацияле иҗат үзәкләре фән һәм техниканы инновацияле үстерү өлкәсендә югары технологик уйлап табулар белән яшьләрнең кызыксынуын стимуллаштыра, талантлы яшьләрне барларга ярдәм итә, 2030 Стратегиясендә булдырылуы билгеләнгән булачак инженер-техник кадрлар базасын туплый.

Олы Кибәче авыл җирлегендә 8 март бәйрәменә багышланган Гаилә бәйрәме үткәрелде. Чарада 11 гаилә катнашты.- Олы Кибәче авыл җирлеге.

Яңа "Түбән Кама" сәнәгать паркы Татарстанда ел ахырына барлыкка киләчәк. Республика икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциягә карамаган оешмасы генераль директоры  Илья Кривогов бүген төзелеш мәйданчыгында булып кайттылар, анда алар территорияне карадылар һәм күчмә утырыш үткәрделәр. Төзелешнең беренче этабында паркның гомуми мәйданы 20 гектар тәшкил итә (җитештерү артса, сәнәгать паркының икенче чиратын булдыру да карала, аны инде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы каршындагы Инвестсовет тарафыннан расланган перспективалы проектлары булган ике резидент көтә, потенциаль резидентлардан инвестицияләр күләме, кимендә 500 эш урынын булдырып, 2,4 млрд сумнан булыр дип фаразлана. Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, моношәһәрләрдә инвестицияләр өчен һәм инфраструктураны үстерү өчен уңай шартлар тудыру икътисадны диверсификацияләү, эшкуарлыкны үстерү һәм өстәлгән бәяне арттыру нигезе булып тора.

«Уңайлы шәһәр формалаштыру» өстенлекле проект кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең дәвалау физкультурасы буенча инструкторы «Скандинав йөреше» технологиясе буенча дәрес үткәрде.

 

13 март көнне сельхозтехника китапханәсендә әдәби кичә узды. 

Азнакай районының 13 март яңалыкларын тыңларга

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 7-11 нче март көннәрендә «Казан» халыкара аэропортында 68 авиарейс пассажирларының кул йөге каралды һәм Россельхознадзорның 2003 елның 28 ноябрендә чыгарган 13-8-01/9999 номерлы карары нигезендә Үзбәкстан Республикасыннан Россиягә кертү вакытлыча чикләнгән продуктлар:эремчек (7 кг), сарык мае (3 кг) һәм сарык ите (4 кг) табып алынды. Бу чикләмә  Үзбәкстан Республикасы  территориясендә тилчә (ящур) авыруы булганга кертелгән.

«159 нчы механикалаштырылган күчмә колонна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте йортлар төзелеше, металл әйберләр җитештеру һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә. 2017 елда башкарылган эшләрнең күләме 108957 мең сум тәшкил иткән. Шулай ук 2017 елда “ Арендное жилье» программасы буенча 8 йорт сафка бастырылды.

Оешманың продукция ассортиментына : металл ишекләр, калиткалар, капка, коймалар, навеслар, урналар, мангаллар, койма, эскәмияләр, теплица, тәрәзә рәшәткәләре, элгечләр, брусчатка, тимер-бетон боҗралары, люклар, капкачлар, баскычлар; шулай ук сораучылар  заказы буенча теләсә нинди металл әйберләр эшләнә.

Хезмәткәрләр штаты 37 кешедән тора.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 7-11 нче март көннәрендә тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән йөкләр:

Мәскәү – Уфа юлында Казан территориаль идарәсе инспекторлары Казан территориясенә дезинфекцияләнмәгән ике машина керү очрагын кисәткән. Бу очрак – ветеринария кагыйдәләрен тупас бозуга керә. Җаваплы затка карта административ җәза каралган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International