ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Безнең флаг мәңгелек кыйммәтләрдә –патриотизм, дәүләтчелектә җәмгыятне берләштерүгә ярдәм итә, ул бездә бөек ватаныбызга, безнең ватандашларга, безнең сайлау өчен  горурлык хисе тудыра.

Лаеш шәһәренең 1 гимназиясендә шундый исемндәге презентацияне карау һәм фикер алышу булды. Ул әлеге гимназиянең 2 һәм 4 сыйныф укучылары белән ирекле “Язгы игелек атнасы – “Игелекле Татарстан” игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында үткәрелде.

Ирекле “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Урта Девятово авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәрләре Надежда  Артемьева  һәм Галина Матвеева үз карамакларындагылар белән хәйрия ярминкәсе оештырдылар. Кунаклар җирле мәктәп укучылары булды, алар да үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 14  нче март көнне тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән йөкләр:

Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән “Ватаным Татарстан” гәҗитенә күзәтү үткәрелде. Укучыларга бу гәҗитнең башта “ Социалистик Татарстан” исеме белән чыгуы һәм анда безнең Фатих ага Хөснинең эшләве турында да аңлату эшләре алып барылды. Гәҗиттә төрле темаларга язмалар бар. Укып мәгълүмәт алу өчен бик кирәкле һәм кызыклы гәҗит.

14 нче  март  көнне Теләче урта  мәктәбендә  11 нче  сыйныф укуылары өчен  математика  фәненнән  имтихан үткәреп карадылар.  Районыбызның   11  нче   сыйныф укучылары    математикадан     профиль  буенча имтихан  биремнәрен эшләделәр.  Сынап карау имтиханы уңышлы үтте.  Уңышлар телибез!

Прогулкада баланың организмы ныгый,иммунитеты яхшыра бактерияләргә каршы торучанлыгы кими. Саф һава, барыннан да элек, организм өчен - кислород, тәнгә дәва. Шулай ук яшәү шатлыгын тою өчен дә зур әһәмияткә ия.                     

Россия IT-вуз белгечләре яңа җихаз ярдәме белән пилотсыз КАМАЗ йөреш алгоритмы өстендә эшлиләр, антропоморф роботын аркылы үтәргә һәм 4D - геомәгълүмати платформнан алынган массив мәгълүматне эшкәртергә өйрәтәчәкләр. Студентлар исә яңа санакны уку һәм үз проектларын үзләштерү максаты белән куллана алачаклар.

2018 елның 15 мартында 15.30 сәгатьтә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суны чыгару һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче оешмалар өчен «2019–2023 елларга җылылык белән тәэмин итүгә, су белән тәэмин итүгә, ташландык суны чыгаруга һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар булдыруга карашлар» темасына  видеоконференция рәвешендәге семинар-киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International