Шәһәр территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, сәгать 6 га шәһәр буенча 71766 сайлаучы тавыш биргән. Бу 64,62 процент дигән сүз. Районда 74 процент кеше сайлауларга килгән.
Район башкарма комитет җитәкчесе Фаил Мисбах улы Камаев Иске Абдул мәдәният йортында урнашкан 2661 нче номерлы сайлау участогында беренче мәртәбә сайлау хокукына ия булган сайлаучыларны котлады.
18 -31 мартка кадәр вакыт аралыгында әлмәтлеләр Г. Стефановский исемендәге картиналар галереясына килә алалар. «#ДобрыйАльметьевск» браслетлары мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеген ача.
9 - 18 март көннәрендә Кореяның Пхенчхан шәһәрендә сәламәтлекләре чикләнгән спортчылар арасында Паралимпия уеннары узды. Нейтраль флаг астында чыгыш ясаучы Россия спортчылары рәсми булмаган команда зачетында 24 медаль яулады.
Хөрмәтле Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм. Сәүдә предприятиеләре, халыкны товар белән тәэмин итүчеләр район үсешенә үзеннән бик зур өлеш кертәләр. Сезнең тырыш хезмәтегез аркасында өйләргә җылылык, яктылык һәм көнкүреш кирәк-яраклары керә.
Бүген, 18 мартта, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек палатасы мәгълүмат-эксперт үзәгендә чыгыш ясады. Ул хәрәкәт итүе чикләнгән һәм аз йөрүче гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү өчен Татарстанда барлык шартлар тудырылуын хәбәр итте
18 март көнне Әлмәт мәктәпләрендә зур спорт бәйрәме узды. Чарада җиңүчеләргә махсус сертификатлар тапшырылды.