ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2018 ел
якшәмбе

РФ Президенты сайлаулар көнендә кайда булуыңа карамастан сайлауларда катнашу мөмкинлеге булды. Әлеге мөмкинлектән ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов та файдаланган.

Сайлау башланып, сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлау законында бер хокук бозу да теркәлмәгән.

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров Энергетиклар урамында урнашкан 465нче сайлау участогында үз тавышын бирде.

Бүген, 18 март көнне, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән берлектә Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Мөслим муниципаль районының "Үзәкләштерелгән китапханә" МБМУ бинасында урнашкан No1985 сайлау участогында Равил Кузюров беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде.

 

Әгерҗе районында Россия Президентын сайлауларда барлыгы 24271 сайлаучы теркәлгән. Шуның 200дән артыгы – беренче тапкыр тавыш бирүчеләр.

Россия Президентын сайлаулар көнне Әгерҗенең үзәк мәйданында шәһәр халкы өчен ярминкә гөрләде.

18 мартта, ягъни бүген Россия Президентын сайлаулар уза. Иртәнге сәгать 8дә районыбыз сайлаучылары өчен 48 участок сайлау комиссиясе үз ишекләрен ача. 

Бөгелмәлеләр "Айда на выборы" фотобәйгесендә актив катнаша.  Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров үзенең № 1109 сайлау уччастогында төшкән фотосын Instagram битенә элеп куйган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ел хәйриячесе-2017” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурста 59 хәйриячене зурладылар.

Баулыда мөселманнар арасында волейбол ярышлары буенча республикакүләм ярышлар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International