ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2018 ел
сишәмбе

 “Сандугач” балалар бакчасында “Психология атналыгы” узды. Атна дәвамында һәр иртә балалар һәм әти-әниләрен балалар бакчасы күңелле музыка белән каршы алды. Педагог-психолог Гиниятуллина Олеся Анваровна уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балаларына төрле мавыктыргыч квест-уеннар оештырды. Кече яшьтәге төркем сабыйлары да игьтибарсыз калмады. Аларга тематик чаралар оештырылды. Психология атналыгының төп максаты: балаларның аралашу күнекмәләрен арттыруга, төркемдәге татулыкны ныгытуга, яхшы кәеф тудыруга юнәлтелгән иде.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе РФ Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслады

Бүген, 20 нче мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бүген, 20 нче март көнне Юлтимер балалар бакчасында Бөтендөнья бәхет көне билгеләп утелде. Иң беренче балалар белән «Бәхет нәрсә ул?» дигән темага әнгәмә үткәрдек. Нәрсәдә генә күрми икән бәхетне бала күңеле!  Шундый акыллы, матур фикерләр әйтуләрен күреп бездә дә шатлык хисләре уянды.  Аннары балалар төрле уеннар уйнап,  биеп күңел ачтылар, сөенеч һәм бәхет хисләрен кичерделәр, бер-берсенә елмаю бүләк иттеләр. Мондый шатлыклы, бәхетле мизгелләр балаларыбыз тормышында көн саен кабатланып торсын иде!

Инвестиция эшчәнлегенә дәүләт ярдәме булганда гамәлгә ашырылуы  планлаштырыла торган инвестиция проектларын тәэмин итү механизмнары, аларны сайлап алу һәм гамәлгә ашыру этаплары, шулай ук инвестиция проектын гамәлгә ашыруга килешүне һәм юллар картасын төзү турында 22 мартта семинарда сөйләячәкләр.  Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" бәйгесенең Оештыру комитеты белән берлектә оештырылды.  Тема: "Россия төбәкләрендә инвестиция эшчәнлеге. Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен "Бер тәрәзә" булдыру".

 

2018 нчеелның 5 нче мартында Рф Хөкүмәтенең 228 нче номерлы Карары нигезендә “Ышаныч югалту  сәбәпле эштән азат итү” дигән Нигезнамә чыкты.

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләрен иртәнге утырышка җыйды.

Туберкулезны профилактикалау сораулары  буенча "кайнар линия" эшли

Саба районы хуҗалыкларында техниканы 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү бара. Шулай ук механизаторлар техниканы техосмотрга да әзерли. Районда тракторларның техник әзерлеге 94%, чәчкечләрнең  100%, чәчү комплексларының 70%,  культиваторларның 98% тәшкил итә, 90 млн. сумга запас частьләр сатып алынган. .   Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идәрәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International