ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2018 ел
җомга

24 мартта Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетында Ачык ишекләр көне уза.

Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына протоиерей Александр Качаев чакырылды.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ: 2018 елның 24 мартында Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында

Швейцариянең "Зика" компаниясе Татарстанда төзелеш материаллары производствосын төзәргә ниятли. Бу хакта бүген "Зика" компаниясенең Россия буенча генераль директоры Сергей Зюзя Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу ТР Президентының Женевага эш сәфәре кысларында белдерде. 

Республика Программасы нигезендә башланган Түбән Ослан балалар бакчасында ремонт дәвам итә

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2017 елда алынган ташламалы инвестиция кредитларын үзләштерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Икътисад, инвестицияләр һәм АПК базарларын җайга салу департаменты директоры Анатолий Куценко үткәрде.

Бүген сәгать 10.00 да башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов ООО «ЕРЦ-Татэнергосбыт» эшчәнлегенә багышланган утырыш ткәрде.

23 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегендә шәхсән гражданнарны кабул итте, очрашу барышында тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алыштыруга, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны теркәүгә алуга һәм исәптән төшерүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков "Апас аграр көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә эш сәфәре белән булды, тракторчы-машина йөртүчеләр әзерләү буенча укыту процессының оештырылуы белән танышты, белгеч-механизаторларны әзерләү сыйфатын арттыруга кагылышлы киңәшләрен җиткерде.

23 нче мартта төнлә һәм иртән  Татарстан территриясендә томан булуы көтелә, температура -3, -8 градуска кадәр салкын. Аязучан болытлы һава. Юеш кар.Күз күреме 1-2 км.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International