ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2018 ел
җомга

Быелның 20-21 март көннәрендә Буа районында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының райондагы идарәсе белгече Р.Юнысов, "Россельхозцентр" ФДБУ филиалының ТР буенча Буа районара бүлеге башлыгы Р.Ибәтуллин һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа районы бүлеге башлыгы Е.Разбитнов составындагы комиссия, Буа муниципаль районы буенча башкарма комитет җитәкчесе, хакимият башлыгы урынбасары Р.Кәмәртдиновның турыдан-туры катнашуында "Авангард" ҖЧҖ һәм "Кыят" ААҖ авыл хуҗалыгы техникасының алда торган язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

Тимер юл пассажир транспорты җитештерүдә бөтендөнья лидерларының берсе «Штадлер» Швейцария концерны Татарстан территориясендә үз җитештерүен урнаштырырга тели. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Штадлер» компаниясе Директорлар советы рәисе, компания милекчесе Петер Шпулер белән очрашуында мәгълүм булды. 

«Штадлер» компаниясе тимер юл пассажир транспортының киң спектрын җитештерә: тизйөрешле, региональ һәм шәһәр яны поездлары, йокы вагоннары, трамвайлар һәм метро вагоннары. Компания заводлары Швейцариядә, Германиядә, Польшада, Венгриядә, Чехиядә, Италиядә, Австриядә, Нидерландта, Испаниядә, Алжирда, АКШта һәм Беларусь Республикасында урнашкан.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 17.01.2018 елда чыккан 17нче номерлы боерыгы нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче хуҗалыкларга савым сыерларының продуктлыгын арттыру максатыннан федераль дәүләт ярдәме күрсәтелде. Сөт җитештерүне үткән елга караганда арттырып үтәгән хуҗалыкларга 1 кг сатылган сөткә – 4,581 сум, кимрәк сауган хуҗалыкларга – 3,306 сум, кәҗә сөтенә – 9,591 сум хисабыннан субсидияләр түләнелде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идәрәсе.

Финанс-икътисад бүлеге.

   23 март көнне Сарман  районы   “Шәфкать”  халыкка   социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә ,  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен үзәк директоры Хуҗина Гөлнара  белән берлектә хезмәтне саклау белгече Галеев Илдар җыен үткәрделәр. Җыелуның төп максаты : түбәдән кар, боз төшүдән, тайгак юллардан саклану, су басу очракларын кисәтү һәм янгын чыгу очракларын булдырмау турында булды.

21 һәм 22 март көннәрендә "Миңнуллин" ҖЧҖ һәм "Берлек" ҖЧҖ техник карауга 64 берәмлек күләмендә үзйөрешле машина тапшырды. 57 техника тикшерүне уңышлы узды, 7 берәмлек буенча техник карау актлары төзелде һәм яктылык җайланмаларының төзек булмавына бәйле рәвештә, дәүләт теркәвенә кую тамгасын һәм теркәү турында таныклыкны югалткан өчен күрсәтмә бирелде.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Әтнә районында агросәнәгать комплексындагы тракторларга техник карау уздырыла башлады. Техкарау беренче мәртәбә 20 март көнне "Шахтер" ҖЧҖдә узды. Хуҗалык әлегә кадәр яхшы темплар белән үсеш алды, көненә 30 тонна тирәсе сөт сатты, техниканың төп өлеше ел дәвамында эксплуатацияләнә һәм тракторларның күпчелеге техкарауга турыдан-туры фермалардан һәм сенаж чокырларыннан килде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага эш сәфәре кысаларында «Буркхардт Компрешн» компрессор җайланмалар җитештерү компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. 

«Буркхардт Компрешн» компаниясенә 1844 елда нигез салынган. Ул  бөтен дөньяда пешкәк компрессор системалары, заманча компрессор технологияләр базарында алдынгылардан санала, бу җайланмалар нефть чыгарганда һәм транспортлаганда, нефть эшкәрткәндә, нефть химиясе һәм химия сәнәгатендә киң кулланыла. 

20 нче март көннеСарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен гомүм гигиена табибы Гимранов М.Р. “Грипп һәм саклану чаралары” дип аталган лекция укыды. Сорауларга җавап бирде, тыңлаучылар кәнагать калды.

2018 елның 19 мартыннан 21 мартына кадәр, "Еллык техник карау уздыру графигы" буенча, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт ш. һәм Әлмәт муниципаль районы бүлеге тарафыннан "Татбурнефть" ИК" ҖЧҖнең транспорт буенча әйдәп баручы инженеры белән берлектә ярымтагылмаларга техник карау уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International