ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

  2018 елның 30 мартында «Полезный досуг» программасы кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомство һәм ведомствоара учетта торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Минем куркынычсызлык» дип исемләнгән кызыклы чара уздырды.

Татарстан Ресрубликасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында В.Д. Шашин ис. ГАҖ «Татнефть» вәкилләре белән киңәшмә үткәрелде. Бу киңәшмәдә җир асты казылмаларыннан файдалану максатыннан җир кишәрлекләренең категориясен үзгәртү өчен җир төзелеше эшләренә әзерлек вакытында туа торган проблемалы сораулар каралды.  

Аеруча игътибар соралучы җир кишәрлекләренең элек исәпкә алынган башка җир кишәрлекләре чикләре белән киселеше яки берсе өстенә икенчесе ятуны юкка чыгару, аерымланган җир кишәрекләре турында мәгълүмат бирү, шулай ук җир кишәрлекләренең барлык хокуклы хуҗалары белән килешүне бирү кебек сорауларга бирелде.

28-29 нчы март көннәрендә “Чемпион” спорт клубында  Югары Ослан МБУ ДО ДЮСШ янгын чыгу очрагында спортсменнарны эвакуацияләү буенча планнан тыш тренировкалар узды.

Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Нәгыймов Н.М. , авыл җирлеге сәрхәтибе Садыйкова Э.М. ГХАТ бүлеге баш белгече Шакирова С.М.  Рәфис белән Гөлсинә Галиевлар гаиләсен  55 ел бергә торулары белән котлады.  Бу көн гаилә башлыгының иҗат кичәсенә  дә туры килде.

30 март көнне Сауш авылы китапханәчесе яшь буын арасында өстәл уеннарын популярлаштыру йөзеннән, язгы каникул чорын файдалы үткәрсеннәр өчен, укучы балаларның фикерләү сәләтен, акылын үстерә торган шашка-шахмат уеннары ярышын оештырды.

29 март конне Янурыс авыл мэдэният йортында "Корыч" нэфис фильмы курсэтелде, 30 март конне "Сарман" кинотеатрында больница хезмэткэрлэренэ "Хорошие дети не плачут" нэфис фильмы тэкъдим ителде. 

29.03.2018 Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Идел-Вятка Россия Банкы ДУ тарафыннан Татарстан Республикасының Милли банк бүлеге базасында видеоконференцэлемтә формасында оештырылган “Корпоратив законнардагы актуаль сораулар” конференциясендә катнаштылар.

Конференция кысаларында корпратив законнарга кергән үзгәрешләр,  корпоратив процедуралар, кыйммәтле кәгазьләр, ачык һәм ачык булмаган акционерлык җәмгыятьләренең эшчәнлекләрен җайга салу белән бәйле сораулар каралды.

Менделеевск районы туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар җәмгыятенең чираттагы утырышы музейда үтте.  Биредә методик берләшмә җитәкчесе Эльмира Вәлиева җитәкчелегендә районның тарих укытучылары, БИҮ хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары, туган якны өйрәнүчеләр катнашты.

Чистай территориаль Профсоюз оешмасы хәбәр итә

Мамадышта чәршәмбе көнне Кемероводагы “Зимняя вишня” сәүдә комплексында килеп чыккан фаҗига корбаннарын искә алдылар. Шәһәрнең үзәк мәйданына җыелган халык үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алды, “Кемерово, мы с тобой“ баннеры куелган сәхнәгә чәчәкләр, уенчыклар салды, шәмнәр яндырды. Һәркемнең кулында ак шарлар иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International