Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камылов юлында Арча районыннан Чуваш республикасына баручы машинада 5 баш эре мөгезле терлеккә ветеринар белешмә булмавын ачыклыйлар. Бу күренеш ветеринария таләпләре белән исәпләшмәү дип санала. Гаеплегә карата административ штраф каралган.
Иске Тэрбит мэдэният йортынын балалар фольклор тэркеме "Яшь саудияр" , фольклор фестивалендэ катнашып, Буа шэхэреннэн диплом алып кайтты.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 19 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 2 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
31 март көнне, Олы Кибәче авыл жирлегенен мәдәният йорты узешчәннәре ,Олы Нырты авылында комсомолның 100 еллыгына багышлаган, "Йорәкләрдә комсомол ялкыны " дип исемләнгән ижат-отчет концерты булды