ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе
Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк. Бу турыда Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. Ял көннәре 29 апрель - якшәмбедән башланып, чәршәмбе - 2 майга кадәр дәвам итәчәк.

16 марттан 30ына кадәрге чорда Зәй муниципаль районы АСК предприятиеләрендә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган графикка туры китереп, тракторларга, тагылмаларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмауга игътибар бирелде.

3 апрель конне "Сарман" кинотеатрында аграр коллият укучылары очен "Чистая победа" исемле нэфис фильм курсэтелде.

Биектау районында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла башлады. 31 март көнне "Бөреле" ЯАҖдә күрсәтмәле техник карау уздырылды. Чарада районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм белгечләре, баш инженерлар һәм хуҗалыкларның механиклары, фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Үзәк балалар китапханәсендә "Халыкара балалар китабы көне" уңаеннан, китапханәгә йөрүче укучылар өчен яңа кайткан китапларга күзәтү үткәрелде.

Татарстан Республикасында экологик икеайлык уздыру кысаларында "ЭКОяз2018" конкурсы игълан ителде. Ул түбәндәге номинацияләр буенча уза:

- “Экомәктәп”;

- “Экогаилә”;

- “Экопредприятие”;

- “Экобакча” (балалар бакчалары өчен).

 

 

2018 елның 28 мартында Әлмәт районындагы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында техник караулар уздырыла башлады. Бүгенге көндә "Чулпан" ҖЧҖ, "Чагылтау" ҖЧҖ һәм "Аппак" ҖЧҖ хуҗалыкларында техникалар тикшерелде.

2018 елнын 2 апрелендә Мамадыш шәһәренең «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә  «Беренче апрель берәүгә дә ышанма» дип исемләнгән чара үткәрелде.

Бокс ярышын ачу тантанасында Чирмешәндә туып-үскән, хәзер республиканың Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев та катнашты.

17 апрель Корстонның «Пушкин» залында «ЭтноДар»  V төбәкара яшьләр фестивале гала-күрсәтмәсе узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International