ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2018 ел
шимбә
6 апрель көнне Югары Утар балалар йортында, тәрбияче Шәйхиева Е. балалар белән берлектә “Мөстәкыйль яшәргә өйрәнәм” проекты буенча кухняда бутербродлар ясадылар.

 7 апрель - көннең яңгырлы булуына да карамастан, яшь парлар Түбән Кама ГХАТ идарәсенә ашыкты.

Ә ел башыннан бирле 39 нәни әлкиле исәпкә алынган. Үткән айда 3 пар (ел башыннан – 11) өйләнешкән, тик менә 5 гаилә таркалган. Быел барысы 13 пар аерылышкан. Мартта 30 райондашыбыз (ел башыннан – 74 кеше) мәңгелеккә күчкән.

Бүген, 7 апрель көнне Байлар Сабасы  чаңгы трассасында сезон ябылуга багышланган чаңгы ярышлары узды. Ачылу  тантанасын Саба районы Башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов уздырды. Спортчылар шәхси ярышларда һәм эстафетада көч сынашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

2018 елнын 5 апрель көнендэ,  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсэтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсэтү бүлеге хезмәткәрләре, Бөтендөнья сәламәтлек  көне уңаеннан, ирекле волонтерлар үзәге белән берлектә акция уткэрделәр. Волонтерлар Теләче урта мәктәбендә балаларның сәламәтлеген саклау хәм ныгыту максатыннан «Без сәламәт  тормыш яклы» дип аталган  буклет тараттылар.

5 апрель 2018 ел, пәнҗешәмбе

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсэтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, балалар белән дәрес уткәрделәр. Дәрес 3 этапта утте.

1 этапта дәресне психолог алып барды. Дәрес башында балаларны берләштеру максатыннан “Клубок” дигән уен үткәрде. “Спаси птенца”, “Ладушки” дигән уеннар белән дәресне дәвам итте. Ә дәрес ахырында балалар  “Минем хәзерге вакыттагы кәефем” дигән темага рәсем ясадылар.

2 этапта педагог балаларны геометрик фигуралар белән таныштыруын дәвам итте, төсләр турында белемнәрен ныгыту максатыннан балалар шакмаклардан өй төзеделәр. Әзер өйләрне бүре хәм дуңгызлар ярдәмендә бәяләделәр, барысыда тырышкан хәм жиренә житкереп эшләгэн, дип бәя бирелде.

    3 этапта әти-әнилэр белән үз баларын ишетэ, анлый белу максатыннан “Безнең балалар торле” темасына группалы эш уткәрелде.

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2018 елгы чәчү кампаниясе барышы турнда хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

2018 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде. Киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International