ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Техник карау уздыру графигы нигезендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлеге 6 апрель көнне "Вахитов ис." АХҖК базасында тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырды. Тормоз, руль системасына, тышкы яктырту җайланмаларының төзеклегенә махсус игътибар бирелде.

Күпчелек ГХАТ бүлекләре бүгенге көндә яшьләрне язылыштыру чарасы вакытында милли элементларга басым ясарга тырышалар: парлар гаилә юлының символы булган ап-ак сөлгегә аяк басалар, баллы чәк-чәктән авыз итәләр. Язылышырга килгән һәр парга, милләтенә карап, индивидуаль якын килергә тырышалар. Сүз уңаеннан, 7нче апрель көнне Мамадыш муниципаль районының Башкарма комитеты каршындагы ГХАТ бүлегендә  әрмәннәр- Наташа Мартиросян белән Арам Мурадянның мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү чарасы булды.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә Татарстан лидер дип табылды

4 апрель көнне, АСК предприятиеләре арасында расланган графикка туры китереп, ТР Яшел Үзән районының "Майский" теплица комбинаты" ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды.

2018 елның 9 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа уку чирегендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында беренче дәрес узды.

Бүген Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районда “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы” ДАҺБУ базасында «Алдынгы технологияләрне куллануны исәпкә алып, агымдагы елда чәчү кампаниясен уздыру тактикасы” темасына зонал семинар-киңәшмәсе узды.

 ТР ның Үзәк сайлау комиссиясе Карары нигезендә Югары Ослан районында 2022 нче елга кадәр арада яңа сайлау комиссиясе составын формалаштыру буенча эш башланды.

Яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Сарман һәм Җәлил гимназиясендә «Көйне танып ал» патриотик-интерактив уен үтте.

В. П. Крупин исемендәге «Медицина университетының клиникасы» ДАССУнең хирургия клиникасы табиблары очаның эндометриозы белән ректовагиналь бүлгесенең, туры эчәкнең, корсак артындагы бушлыкның, аналык бизләренең һәм оча карындыгының  зарарланулары белән пациенткага бик катлаулы операцияне үткәрделәр.

Узган атнада районның чакырылыш комиссиясе утырышы булды.
Утырышта катнашучылар язгы чакырылыш белән бәйле булган кайбер оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр. Аерым алганда, сәламәтлек саклау белгечләренең егетләргә медицина тикшерүе үткәрергә әзерлеге турында сөйләштеләр. Билгеләп үтелгәнчә, безнең егетләр өчен медицина комиссиясе район хастаханәсе базасында оештырылган, тулы күләмдә тикшерүләр үткәрү өчен медицина җиһазлары һәм препаратлар җитәрлек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International