ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Кишәрлекләрне бирү Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә бик нык тоткарлана.

Рус һәм чуваш балалары арасында “Мин татарча сөйләшәм!” бәйгесе

Кулланучы хокуклары һәм сатучы арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкса, нишләргә. Бу сорауга белгечләр җавап бирә. 

2018 елның 14 апреленнән 15енә кадәр Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең укыту-методика үзәгендә (Казан ш., Оренбург тракты, 24) яшьләрнең экология оешмаларының III "ЭКОволна" форумы булачак. Форум кысаларында белем бирү мәйданчыклары, экологик оешмаларның күргәзмәсе һәм проектлары, мастер-класслар һәм уен мәйданчыклары планлаштырыла.

Медицина ярдәменең сыйфаты белән халыкның канәгать булуын арттыру Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм һәр медучреждение алдында торган әһәмиятле бурычларның берсе булып тора дип белдерде журналистлар белән очрашуда Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина. Әлмәт горздравының башлыгы басым ясап әйткәнчә, районда актив рәвештә күзәтү алып барыла. «Бүген безнең уртак тырышлыгыбыз гражданинның һәм пациентның уңайлыкларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Иң мөһиме – аның теләген аңларга һәм моңа әзер булырга», – дип әйтте Вера Головина.

Иске Кади авылыннан Әхмәтшина Ркия  Хәлиулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Казанның милли тикшеренү технологик университеты әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге көчләрне берләштерәчәк. Министр Александр Шадриков һәм вуз ректоры Сергей Юшко хезмәттәшлек турында шартнамәне имзалар белән беркетте.

Экологик таләпләрне үтәмәү, җирләрне бозу һәм вазыйфаи затларның законлы таләпләренә буйсынмау. Татарстан Республикасының Югары суды "Интерметтрейд" ҖЧҖ оешмасын административ хокук бозуларда гаепле дип таныды.

Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү  булегендә тернәкләнү узучы егерме өч кешенең һәр иртәсе “Үзеңә үзең булыш” технологиясе кысаларында дәвалау физкультурасы белән башлана.

 

Соңгы ике атна дәвамында республика территориясендә авыручылар санының тотрыклы рәвештә кимүе күзәтелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International