ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Вертолет белән очыш барышында республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә экологлар калдыклар белән эш итү кагыйдәләре бозылуның 119 очрагын теркәде. Казан, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Яңа Чишмә районнары территорияләрен карау буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов уздырды.

Финанс министрлыгы алдан ясаган бәяләү буенча 2018 елның гыйнвар-мартында РФ бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 1,5% яисә 344,35 млрд. сум тәшкил иткән. Бу хакта министрлыкның хәбәрендә әйтелә.

Татарстан республикасында ел саен республикакүләм «Мин татарча  сөйләшәм” акциясе уза. Шул уңайдан Татарстан Республикасың Аксубай муниципаль башкарма комитетының ГХАТ булегендә бер төркем 3нче урта Аксубай мәктәбе укучылары җитәкчеләре Моратшина Р.А. белән кунакта булдылар, татар телен нинди дәрәҗәдә белүләре белән һәм ГХАТ бүлегенең эше белән кызыксындылар. ГХАТ булеге белгече Л. Шәйхетдинова татар телендә гражданлык хәле актларын төркәү тәртибе белән татар телендә сөйләде һәм укучыларның сорауларына җавап бирде.

Питрәч районының "Каенкай" балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре катнашында Экологик белемнәр көненә багышланган кызыклы бәйрәм узды. Мәгариф чарасы кысаларында бакчага йөрүче балаларга "Урман тарихы" экологик әкияте күрсәтелде, ул экология кагыйдәләренә һәм әйләнә-тирә мохитне кайгырту темасына багышланган иде.

Республика клиник хастаханәсенә Алтай крае делегациясе килеп китте, аның составында Алтай крае сәламәтлек саклау министры урынбасары Константин Гордеев һәм Алтай крае Сәламәтлек саклау министрлыгының олы кешеләргә һәм балаларга медицина ярдәмен оештыру бүлегенең башлыгы Жанна Вахлова килделәр.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары республиканың Әтнә һәм Балтач районнарында уздырылган рейд барышында калдыкларны законсыз урнаштыруның 15 фактын ачыклады.

Апас муниципаль районының Чирү авылында су бер метрга күтәрелде.

Бәйрәмне оештыручы – “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының  җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Яфизова: "Без гореф-гадәтләребезне яңадан кире кайтару өчен тырышабыз. Онык әбисен, бала  әнисен аңлаганда гына татарның алдагы көне булыр. Башлап җибәргән бәйрәмебезне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Ачык конкурста катнашырга берничә гаризалар керде, ләкин аларның контрактны үтәү шартлары бертөрле. Беренче килгән гаризага узгәрешләр кертелде. Әмма заказчы бирү датасын үзгәрешләр кертү датасына төзәтмәгән, ә башка катнашучы аны үзгәрткән, шуңа күрә ул җиңуче дип санала.

Ташкын суларын авариясез үткәрүне һәм аннан соң торак йортларны су белән басуны булдырмауны тәэмин итү максаты белән Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре Казан югары танк команда Кызыл байрак училищесының шартлатучылар төркеме белән бергә Борындык торак пункты янында Бәрле елгасында тыгылу куркынычы булган өлештә шартлату эшләрен оештырдылар. Казанның шартлатучылары боз көренделәренә барлыгы 40 кг шартлаткыч матдаләр салган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International