ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча районындагы балалар бакчасында алдан табылган ветеринария буенча кимчелекләре бетерелүен тикшерделәр. Кимчелекләр бетерелгән, ветеринария таләпләре бозылу очрагы ачыкланмаган.

Балалар иҗат үзәгеннән түбәндәге номинацияләр буенча катнашучылар түбәндәгеләр: бию коллективлары:  “Сюрприз” – җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы, “Асылташлар” – Касимова Ләйлә Илмаз кызы, “Балкыш” – Габдулхакова Алисә Габделхәбир кызы; “Мода театры” номинациясендә “Башкорт бизәкләре” һәм “Осетия матурлыгы” – җитәкчеләре Шаипова Раъно Исам кызы. “Сәнгатьле сөйләм”  номинациясендә  Махмутова Диләрә  - җитәкчесе  Махмутова Зөлфия Шамил кызы, Самигуллина Зилә – җитәкчесе Сахабиева Люция Заһид кызы, “Декоратив –гамәли сәнгать” номинациясендә- өстәмә белем бирү педагогы Вохмина Гөлия Рашат кызын билгеләп үтәсе килә.

Аның  өчен һәрбер әйбер дә  яңалык: кояш, яңгыр, курку, шатлык. Бөтенебезгә дә билгеле булганча 5 яшьлек балаларны “почемучкалар” дип тә әйтәбез.  Бала мөстәкыйль рәвештә генә бөтен сорауларга да җавап  табып бетерә алмый, педагоглар ярдәмгә килә.Теләченең 3нче балалар бакчасында  сораулар, логик фикерлүне үстерү, проблемалы ситуацияләрне модельләштерү, ягъни проблемалы өйрәтү  методы  бик киң кулланыла.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Татарстан бүген бөтен ил буенча билгели торган Милли донор көненә традицион рәвештә кушылды. Шулай итеп, Республика кан үзәге, Казан дәүләт медицина университеты һәм «Россия Студентлар отрядлары» дигән яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге араларында социаль хезмәттәшлек турында килешүгә Республика кан үзәгендә кул куелды. Хезмәттәшлек актив яшьләрнең хәйрия эшчәнлегенә катнашуларын җәлеп итүгә, донорлык хәрәкәтен һәм социаль партнерлык институтларын үстерүгә һәм шулай ук халыкның рухи һәм физик сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.

2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Балтач муниципаль районы Балтач шәһәр тибындагы бистәсенә эшлекле сәфәр кылды. Җитәкчебезнең эшлекле сәфәре программасы вакыйгаларга бик бай булды: ул Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы хакимияте башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы белән очрашты, сәүдә объектларында булды, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясе утырышын уздырды, гражданнарны кабул итте

     Елда, яз ,Норлат картлар һэм инвалидлар интернат йортында, территорияне тәртипкә салу, төзекләндерү чаралары традициягә кергән. Бу чарада учреждение хезмәткәрләре белән беррәттән интернат – йортта яшәүчеләрдә катнаша.

    Төрле сәбәпләр аркасында ялгыз калган олылар, картлар йортында торып урын һәм тәрбия таптылар. Алар өчен монда туган йорт. Башкалар белән аралашып вакытларын үткәрәләр. Хәлләреннән килгәнчә, территорияне төзекләндерү чараларындада катнаштылар.

Бүген, Югары Осланда территорияләрне төзекләндерү акциясе кысаларында, Римма Троицкая җитәкчелегендә пенсионерлар һәм ветераннар да катнаша.

24-25 апрель ИТ-паркта  «Наш Татарстан» республикакүләм яшьләр форумы булачак. Форум катнашучыларына яңа белемнәр алырга һәм ресурс мәйданында фикердшәләрен табарга тәкъдим итәләр. 

Апрель ае керде исә чисталык темасы бөтен җитдилеге белән калка. Бу аңлашыла да, кышын кар безнең шапшаклыкны күпмедер яшерсә, язын бөтен чүп-чар күз алдына чыга. Шуңа да апрель ае башыннан районыбызда чисталык икеайлыгы игълан ителде.

Үзләре яшәгән территорияне һәрчак чиста тотарга күнеккән Сосналылар кар эри башлауга тирә-ягын, юл кырларын чистарта башларга омтылды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан барлык бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашты. 

Хөрмәтле райондашлар! Яшәгән җиребез матур булса, үзебезгә дә уңайлы булачак. Без бит тырыш халык. Димәк, бу мәсьәләдә дә сынатмабыз. Тирә-ягыбызны чистарту, ямьләндерүдә актив катнашыйк. Матур җирдә күңелләр дә матур була. Җир-Анабызны кадерләп, хөрмәтләп яшик!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International