ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2018 ел
якшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән 23-29 апрель көннәрендә Европа төбәге илләре Европа иммунизация атналыгы уздыра, ул 2005 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп максаты – халыкка прививкалар ясатуның әһәмиятен аңлату, иммунизациянең өстенлекләренә игътибарны юнәлтү. Акция “Иммунизация хокук кына түгел, ә бәлки коллектив вазыйфасы да!” шигаре астында уза.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 106 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 22 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 57 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Шәхси йортта  – 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, машинада – 1 янгын, башка обүектларда  – 2 янгын.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International