ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

25 нче апрель көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыруда  заманча  алымнар» темасы астында семинар булып узды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов тапшырды. 

  Сарман районы Рангазар авылында гомер кичерүче, тыл һәм хезмәт ветераны -  Нуриәхмәтова Фәһимә Гамирҗан  кызына 90 яшь тулды. Шул  уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева  тапшырды.

Минзәлә шәһәрендә урнашкан балалар сәнгать мәктәбендә, 25 апрель көнне районның 47 укучысына тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Әлеге мөһим документны аларга, кулларын кысып һәм иң изге теләкләрен җиткереп, районныбызныь башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Н.Бикеева, ГХАТ бүлеге мөдире А.Куприянова, “Бердәм Россия”партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Е.Сысоева, миграция бүлеге җитәкчесе Г.Плотникова тапшырды. Шулай ук укучыларны котларга мәктәп директорлары, укытучылар һәм әти-әниләр килгән иде.

24 нче апрельдә ТР ның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина катнашында районның балигъ булмаган балалар комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Аның эшендә Югары Ослан районы прокуроры В.Егоров , авыл җирлекләре башлыклары, педагог-психологлар, мәктәп директорлары да катнашты.

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары 24 нче апрельдә О.Б.Бутенко җитәкчелегендә  үзләренең әти-әниләре һәм классташлары өчен  отчет концерты бирделәр.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә  бу көннәрдә  федераль бюджеттан үсемчелек һәм терлекчелекне үстерү өчен субсидия бүленеп бирәчәк.

Бүген Туган якны өйрәнү музеенда “Музей язы” акциясе кысаларында Балалар бакчалары арасында “Иң яхшы шигырь сөйләүче” конкурсы булып узды.

Бүген районның координацион совет рәисе һәм профсоюз активистлары 1 нче майга хәзерлеккә багышланган селектор утырышында булдылар.

20 нче апрельдә районның балалар сәнгать мәктәбендә «Арт-тандем» ансамбльләр конкурсы булып узды. Аның оештыручы сы һәм авторы музыка мәктәбе укытучысы - Егорихина Татьяна Владимировна.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International