ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

        27 апрель көнне Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән “Язлар килә ел да Тукай белән” исеме астында әдәби марафон узды. Чараның максаты: укучылар арасында шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру иде. Марафонда студентлар олуг шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, иҗаты турында әңгәмә кордылар. Чарада 50 кеше катнашты, алар арасында “Изгелек” социаль үзәгендә исәптә торучылар да бар иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулга визиты кысаларында "Полимекс" компаниясе директорлар советы рәисе Эрол Табанҗа белән очрашты. 

Татарстан Төркия партнелары белән хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяли. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Төркия - Татарстан" бизнес-форумы барышында белдерде. Форум ТР Президенты җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Истанбулга эш визиты кысаларында узды.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Куланга – Кайбыч юлында ветеринария таләпләре үтәлмәүне фаш иткән: 1 тонна күләмендә сөт ветеринария белешмәсеннән башка гына ташылган. Административ хокук бозучы штраф түләячәк.

 

2018 елның 26 апрелендә Чирмешәндә тантаналы шартларда  ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

27 апрель көнне  Кайбыч районы башлыгы урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы,авыл җирлеге башлыгы  Зиннатуллин Ринат Рифат улы һәм Мөрәле мәктәбенең яшь армиячеләре сугыш толларына Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бүләкләр тараттылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Истанбулда берничә эшлекле очрашу үткәрде. Делегация составында ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин бар. 

7 май көнне "Казан-Арена"да узачак матчка билетлар бушлай булачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе балалар техник иҗаты фестиваленең республика этабы ачылышында катнашты. Республика этабы өлкән төркем катнашучылар арасында «Төп», «Роботлар футболы», «Мобиль ИРС», «Манипуляцияле ИРС» категорияләрендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International