ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшмәкәр Елена Бабурова инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар өчен маникюр эше буенча мастер-класс үткәрде.

Европа иммунизация атналыгы кысаларында 27 апрель конне Аксубай муниципаль районында  «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  табиб-педиатр Саматова Л.М. ата-аналар белән әңгәмә уткәрде.

Балалар бакчасында экология дәресе үтте

28 нче апрельдә район китапханәсендә “Радуга” яшь китап укучылар оешмасы һәм “Фантазерлар” иҗат клубы “Китап Айболиты” дигән чара уздырды.

2018 елның 28 апрель көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы җирлегендә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне чистарту һәм тәртипкә китерү буенча “Һәйкәл” акциясе уздырдылар. Волонтерлар да бу акциягә бик теләп кушылдылар. Һәйкәл һәм тирә-юнь тулысынча чүп-чардан арындырылды, чистартылды. Бу акция инде игелекле бер традициягә әйләнеп китте. Сугыш тәмамланганга күп вакытлар үтсә дә, бабаларыбызның батырлыгын мәнге күңелләрдә сакларбыз һәм аларга лаеклы алмаш булып үсәрбез.

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов  каматамагылыларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады!

Районда төрле яшьтәгеләр арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары оештырылуга иътибар зур. Шул рәвешле ел дәвамында укучылар, яшьләр, оешма-предприятиеләр, учреждениләр, авыл җирлекләрендә эшләүчеләр арасында төрле спорт төреннән ярышлар уза. Бүген Зәйнең спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасы узды. Ул спортның җәйге төрләрен колачлады. Җәйге спорт ярышлары йөзү, мылтыктан ату, өстәл теннисы, җиңел атлетика, катнаш эстафета, гимнастикадан гыйбарәт булды. Әлеге спорт чарасын район-шәһәр ветераннар Советы, “Пенсия фонды” һәм спорт һәм туризм идарәләре бергә оештырды. Әлеге ярышларда районнан биш дистәгә якын өлкән кеше катнашты. Ярышларны ачу тантанасында район-шәһәр ветераннар Советы рәисе Николай Шипков, “Пенсия фонды” идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Камалюкова, спорт идарәсе баш белгече Фаил Гыйниятов катнашты һәм чыгыш ясады. Ярышлар киеренке барды. Соңыннан җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар Мактау грамоталарына ия булды. Тиздән алар Зәй данын “Сәламәтлек” спартакиадасының республика турында яклаячак.

27 апрель  көнне 12нче “Крепыш” бакчасы балалары Татар китапханәсе белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International