Алексеевск районы буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек начальнигы Вячеслав Яковлев авыл клубларында чаралар үткәргәндә, Җиңү көне алдыннан һәйкәлләрне һәм мемориалларны саклауда халык дружиналары эшен көчәйтергә кушты.
Дияр Камалетдинов һәм Тимур Сафиуллинның «Нейрохронометр 2.0» күчмә лаборатория» проекты «ШУСТРИК» Бөтенроссия фәнни-техник иҗат бәйгесендә иң яхшысы дип табылды.
Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны җыештыру эшләре.
«Ивашкино урта белем мәктәбе» МБМУендә майның беренче ункөнлегеннән соң томат һәм болгар борычы үсентеләрен сата башлыйлар.
24 нче апрельдә ТР ның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина Һәм республиканың балигъ булмаган балалар белән эш комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина КДН һәмм ЗП ның киңәйтелгән утырышы булды.
Сезне чын күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Районыбызның хезмәт сөючән халкы бәйрәмне күтәренке рухта каршылый. Районда республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. . Бүген төп максатыбыз – барган юнәлештән тайпылмыйча, алга таба да үсеш юлын дәвам итү. Бары тик уртак тырышлык белән генә без тотрыклылыкка, муллыкка, милләтара татулыкка һәм тынычлыкка ирешә алабыз. Якты, җылы бәйрәм уңаеннан, сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Барчагызга сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш, йортларыбызга иминлек телим. Бәйрәм белән!