ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2018 ел
чәршәмбе

3-7 май көннәрдә Татарстанның Югары Ослан районнында урнашкан «Свияга» комплексында стенд ату буенча Россия Кубогының 1нче этабы узачак.

1-нче майда чистайлылар Чкарятин бакчасында ял иттеләр.

Яз һәм Хезмәт бәйрәмен авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре чәчү эшен башлап җибәрү белән билгеләп уздылар. 1 май көнне район башлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе   Наиль  Усманов белән чәчүлек җирләрен карады.

1 Майны бәйрәм иткән көнне һәр елны эстафета да оештырыла. Әлмәттә ул 1959 елдан бирле уздырыла. Быелгы эстафета 59 нчы тапкыр үткәрелде. Старт сызыгына басар алдыннан район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәрдә спортны үстерү буенча зур эш алып барылуын ассызыклады. Ул ГТО нормасын «алтын»га тапшырган кайбер укучыларга махсус билгеләр тапшырды. Тантана барышында авыл җирлекләре ветераннар оешмаларында 38 велосипед тапшырылды. 

1 май көнне җирлек биләмәсенә кергән зиратларны  корган агач-куаклардан, чүпләрдән , сынган ботаклардан чистарту өчен өмә үткәрелде. Югары Симет авыл җирлеге.

3 нче майда Татарстан территориясендә төнлә һәм иртән көчле томан булуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан секундына 16-21 метр тизлектә җил. Яшенле яңгыр көчле җил белән алышынып торачак.

1 май көнне Әлмәттә булып узган митингта Нефтьчеләр мәйданында шәһәр һәм районның барлык предприятиеләре хезмәт коллективлары җыелды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин әлмәтлеләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, имин тормыш теләде. Митингта "Татнефть" җәмгыяте профсоюз оешмасы җитәкчесе Гомәр Яруллин, аның урынбасары Андрей Зимин, Коррдинацион Совет рәисе Марсель Бикморатов чыгыш ясадылар. Бәйрәм чарасы бик матур һәм оешкан төстә узды.

Әлмәтнең Гагарин урамы иң беренче салынган урамнарның берсе. Башта ул Бульварная исемен йөрткән. Ә аннан соң аңа Гагарин исеме бирелгән. Әлеге урамда ветераннар советы, “Ветеран” реабилитация үзәге урнашкан. Бу тарихи урам ял итү өчен бик матур. Берничә көннән Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ә бүген биредә “Җиңү алмалары” аллеясына нигез салынды. Әлеге чарада район һәм шәһәр җитәкчелеге, сугыш һәм тыл ветераннары, балалар катнашты. 

Әлмәтлеләр бүген көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе булган 1 Майны билгеләп үтте. Бәйрәм иртәнге сәгать 8 дә үк башланды. Шәһәр паркына җитәкчелек, ветераннар, Социалистик Хезмәт Геройлары җыелды. Алар Геройлар аллеясына чәчәкләр куйды.

2018 елның 2 маена начар метеорологик күренешләр :

- төнлә һәм иртән томан;

- төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, көньяк-көнчыгыш җилнең көчәйүе белән секундына 18 метрга кадәр тизлектә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International