ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бу сезонда Анатолийск яр буена беренче рейсны 29 апрельдә Atlas Global Төркия авиакомпаниясе башкарды. Airbus A321 бортында ялга 215 турист юл тотты.

Балалар өйдән – өйгә йөреп йомырка һәм төрле тәм-томнар жыйды, хужаларга такмаклар белән рәхмәт әйтелде, теләкләр теләнде.

   Соңыннан балалар өчен торле уеннар оештырылды. 

Ул өзлексез белем бирү эшчәнлегендә һәм режим вакытларында киң кулланыла. Мәсәлән, “Изучаем русский язык” укыту-методик комплекты буенча балалар дидактик, сюжетлы,бармак, театр уеннарын яратып уйныйлар.Бу уеннар бердәм булып, дус-тату  булырга өйрәтә.

Татарстан Республикасы Дәүләт советының кече залында муниципаль идарә өлкәсендә үткәрелгән бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләү узды. Түбән Кама вәкилләре сәхнәгә өч тапкыр күтәрелделәр.

Балаларның ялын мәдәни оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәгенең  социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская «Синема» кинотеатры администрациясе белән берлектә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 20 балигъ булмаган бала өчен социаль-мәдәни адаптацияләү һәм социальләштерү максатыннан «Союзмульткино» дип аталган хәйрия тамашасы карауны оештырдылар.

Бакча хезмәткәрләре күмәкләшеп бакча тирәсен һәм беркетелгән территорияне яхшылап тырмалап, чүпләрен түктеләр, чәчәклекләрне тәртипкә китерделәр.

Татарстан Республикасына эш визиты белән Тыва Республикасыннан урманчылар делегациясе килде. Әлеге сәфәр кысаларында коллегалар Арча урман хуҗалыгының теплица шартларында утырту материалы үстерү буенча эшчәнлеге белән танышты. Тыва Республикасыннан килгән коллегалар Арча урман хуҗалыгындагы питомник хуҗалыгы эшен югары бәяләде.

Теләче районы Балалар иҗат үзәге командасы 3 урынга лаек булдып, кубок белән бүләкләнделәр. Шамсутдинов Ришат, җитәкчесе Нуртдинов Руслан Раисович, инвалидлар һәм сәламәтлектәре чикле балалар арасында шәхси- командалы очкычлар ярышында 2 урынга лаек булды.

    26 апрельдән 28 апрельгә чаклы Алабуга шәһәрендә балалар техник иҗатын үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр фестивале үтте. Безнең районнан әлеге фестивальдә Куйбышев Затоны урта мәктәбе укучылары Бастрыгин Константин, Лебедев Григорий катнаштылар.

28 нче  апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары  Исламов Фаил һәм  Сәмигуллина  Миләүшә    Л.Н. Толстой  исемендәге республика фәнни- гамәли  конференциясендә     катнашып кайттылар.  Фаил   бу бәйгедә уңышлы чыгыш  ясап, I  урынны алды һәм дипломга  лаек булды. Миләүшә   актив катнашып , III урынга чыкты һәм диплом алды. Укучыларны республика фәнни- гамәли  конференциясенә рус теле һәм әдәбияты укытучылары  Е. Я. Нуртдинова и Р. Р. Мөхәммәтшина әзерләде.  Уңышларыгыз белән  котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International