ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

7 һәм 8 майда «Динамо-Казань» Суперлиганың ирләр командасы арасында үләндәге хоккей буенча Россия чемпионатында ике уенын үткәрде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, республиканың медицина җәмәгатьчелеге исеменнән һәм үземнән шәхсән безнең илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кертелгән өлеш өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.

Бүген Түбән Наратбашта Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар бүген узды. Башлап мәктәп укучылары, укытучылары “Үлемсез полк” сафында инде якты дөньяда булмаган якыннарының зурайтылган фотоларын торып Түбән Наратбаш, Бикмураз авыллары урамнарын әйләнделәр.

Бу көннәрдә Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган күп чаралар узалар. Аларның һәрберсе, зуры мы, яисә кечкенәсе ме, сугыш елларында Җиңү көнен җакынайткан кешеләрнең йөрәкләрендә үз эндәшуен  таба.

Бүген, Бөек бәйрәм – 9 май алдында бөтен Республика медицина учреждениеләрендә  стационар дәвалауда булучы ветераннарны тәбрик иттеләр.

Ветераннар өчен бүләкләр – зур күләмдә азык-төлек җыелмалары хәзерләнде. Ветераннар һәм аларның туганнары күрсәтелгән игътибарга күңелле гәҗәпләнделәр һәм бөтен совет халкының батырлыгын онытмаган кешеләргә рәхмәт белдерделәр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итү алдында Казан шәһ. «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» ДАССУда стационар дәвалауда булучы ветераннар өчен татнтаналы чара булды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыйков, Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының (ивалидларының) җәмәгать оешмасы комитетының рәисе А.Г. Юлашев, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) җәмәгать оешмасы республика советының рәисе урынбасары Е.М. Вайнер катнаштылар.

Гадәттәгечә, рәттән дүртенче ел инде, Медицина университеты клиникасының коллективы «Солдат ялга туктавы» исеме астында, Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы чара уздырды. Клиниканың хирургия корпусы территориясендә ветераннар, клиника коллективы һәм пациентлар өчен бәйрәм концерты оештырылды. Гадәттәгечә бәйрәм тушенка белән чын солдат боткасына дегустация ясап озатылды.

Билгеләргә кирәк, Бөек Ватан сугышы елларында шушы корпус  2778 номерлы эвакогоспитальгә яңадан җиһазландырылган иде.

Медицина университеты клиникасының баш табибы Илнур Шәрәфутдинов сүзләре буенча, шундый чара шул бөек елларга, безнең халкыбызның Бөек батырлыгына үз мөнәсәбәтен күрсәүдә хезмәткәрләрнең бөтен хис дәртләрен гамәлгә ашырырга рөхсәт итә.

«Бөек Ватан сугышына катнашмаган якыннары булган хезмәткәрләр клиникада бер дә юк. Талантлы хезмәткәрләр бездә шундый күп һәм шушы чарада алар бөтенесе дә зур ләззәт белән катнашулары бик күңелле»,– дип билгелде учреждение җитәкчесе.

Шыгай авылында сугышта һаләк булган авылдашларга багышлап Һәйкәл каршысына мәңгелек ут кабыздылар. 

12 майда үз һөнәри бәйрәмен Җирдә иң шәфкатьле һөнәрнең вәкилләре – шәфкать туташлары билгеләп үтәләр. А бу Көннең һәм бөек Җиңү көне алдында җиде медицина учреждениесеннән дүрт кешене тәшкил иткән җиде команда «Игелекле йөрәкләр һөнәре» конкурс программасында катнашты. Алар үз кечкенә җиңүләрен нефть төбәгенең бөтен халкына, пациентларга, коллегаларга – җиңүгә рухландыручыларга, һәм үзләренә багышладылар.

Бүген  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Тәтеш  муниципаль районнарында  язгы  чәчүнең барышы  белән танышты.

8 май көнне, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан урманчылары хокук саклау органнары белән берлектә рейд уздырды. Әлеге чара кысаларында урманчылар урман законнары бозылуны чикләү һәм профилактикалау максатында урман фонды территорияләрен тикшерде. Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү предметына карата да тикшерүләр уздырылды.

Асылда, Яшел Үзән районында урман фондына янәшә торучы дача җәмгыятьләренә махсус игътибар юнәлтелде. Хәзер дача сезоны башлана, шуңа күрә дә профилактика эше барыннан элек шулар белән үткәрелә. Рейд барышында Яшел Үзән районында урман законнары бозылуның ике очрагы ачыкланды, алар буенча гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме гражданнар өчен 1500 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итә, ә махсус янгынга каршы режим шартларында – 4000-5000 сум. Вазыйфаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, ә махсус янгынга каршы режим шартларында 50 мең сумга кадәр штраф салына.

Сүз уңаеннан, узган ел сезонында Татарстан урманнарында 7 мең кубометрдан артык чүп җыелды һәм чыгарылды, 200дән артык аншлаг урнаштырылды, 186 зат административ җаваплылыкка тартылды, 490 мең сум күләмендә штрафлар салынды.

Һәркемнең дә әйләнә-тирә табигатькә сакчыл каравы мөһим. Урманга кергәндә җаваплылык хисен тоеп, урманнарның чүпләнүенә юл куймау әһәмиятле.

Әлеге чара барча республика территориясендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International