Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате. «Кадерле татарстанлылар, сугышта катнашкан һәм тылда тырышып эшләгән фидакарьләр! Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм».
Бүген Татарстанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин килде.
«Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин каршы алды.