ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2018 ел
чәршәмбе

ГТХМ ның 5 мең ярымнан артык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрендә "Үлемсез полк" иҗтимагый акциясендә катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин да булды. Геройларның нәселләре туганнарының портретларын алып барды: офицерлар һәм рядовойлар.

2018 елның 9 маенда бөтен Рәсәй буйлап «Үлемсез полк» Халыкара иҗтимагый акция узды.  Беренче тапкыр «Үлемсез полк» акциясе 2012 елның 9 май көнне Томск шәһәрендә уза.

    Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Бөек Җиңүгә багышлап оештырылган җиңелчә йөгерү ярышында катнашучыларны бүләкләделәр. Йөгерү Куйбышев Затоны поселогыннан Кама Тамагы поселогына кадәр арада үтте. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Үлемсез полк” акциясен җитәкләде.

Урам йөрешенә шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар да кушылды.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Үлемсез полк» акциясендә катнашты.

Күп меңләгән урам йөрешенә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар да кушылды.

Ләшәү Тамак авылында тантаналы төстә Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг узды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнуллин Гильмулла Гайнуллович 7 апрель көнне 1927 нче елда Аккул- Бигәнәй авылында туган.   1944 елдан 1952 елга кадәр армиядә була.. Авыр сугыштан соңгы елларда колхозга кайтып эшли. Эшләгән урыннарда хисапчы, рәис прораб. 1987 елда лаеклы ялга чыга. “За победу над Германией в ВОВ 1941-45г” һәм юбилей медалләре, шулай ук “Фронтовик 1941-1945” нагрудной значогы бар. .

Хәзерге вакытта  гаиләсе белән Аккүл - Бигәнәй авылында торалар. Авылдашлар арасында ихтирамга лаеклы ветераныбыз.

Сатыш авыл җирлеге

    Бүген Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары Кама Тамагы муниципаль районының барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үтә. 

Кадерле ватандашлар! Сезне чын күңелемнән Бөек Җиңү Көне белән котлыйм! 9 Май – безнең халыкның Бөек Батырлыгы турында мәңгелек искәртү. Без барыбыз да үз туганнар һәм якыннар өчен җирдә тынычлык телибез. Нәкъ менә шуңа күрә бу Көн барыбыз өчен дә шундый мөһим! Бөек Җиңү көне хаклы рәвештә язгы яңарыш, киләчәккә якты өметләр, ветераннарга тирән ихтирам һәм ватандашлар һәм халык белән горурлану символына әверелде. Чын күңелемнән Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм кояшлы дөнья телим. Тынычлык һәм бәхет Сезгә һәм якыннарыгызга!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International