ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы быел да Ленин мәйданында бәйрәм ителде. 7 мең кешелек трибуна шыплап тулган, хәтта юл кырыйларында да атларга урын юк иде. Әлмәтлеләр 9 Майны әнә шулай бердәм булып чыгып бәйрәм итте. Бәйрәм барышы зур экранда трансляцияләнде. Мәскәүдәге парадка да әлеге экран аша тоташып, Россия Президентының котлавын да күрдек.

 

Үлемсез полк, Җиңү җырлары, кыр кухнясы, тантаналы митинг белән кунаклар күңеленә 9 нчы май бәйрәме кереп калачак.
Халык 73 нче тапкыр Җиңү көнен билгеләп үтә.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Марш азагында бөгелмәлеләр Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салды.

Мәңгелек ут мемориалында бер әби исемлектән үзенекен таба алмый ары-бире йөри...

    Бүген Кама Тамагында "Үлемсез полк" акциясе узды. Быел акциядә катнашучылар елдагыча Райпо майданыннан башлап Район мәдәният йорты каршындагы майданга чаклы уздылар. Карл Маркс  урамы буйлап  бабаларының портретларын күтәреп мәктәп укучылары, күп санлы оешма, предприятие хезмәт коллективлары, район үзәгендә яшәүчеләр үтте.     

9 Май көнне Үзәк ял паркында “Җиңү килде җирне нурга күмеп...” дип исемләнгән, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булып узды. Район үзешчән сәнгать осталары һәм сәнгать мәктәбе укучылары чыгышын тамашачылар зур дулкынлану белән карадылар. Көчле алкышларга күмделәр.

Бөек Ватан сугышында соңгы туп тавышлары тынуга быел 73 ел тулды. Миллионлаган кешеләрнең гомерен өзгән әлеге дәһшәтле чор турында без әби-бабаларыбыз, әти- әниләребез сөйләгәннәрдән, документаль язмалардан, кинофильмнардан гына беләбез. Безгә тынычлык алып килүгә якташларыбыз үзләреннән сизелерлек өлеш керттеләр.

Җиңү бәйрәме көнне районның картлар һәм инвалидлар интернатында иртәдән үк марш һәм җырлар яңгырап торды.

Чирмешәндә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International