ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2018 ел
шимбә

15 нче майда Россиядә  Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы игълан иткән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Ул бәйрәм дөнья халкының гаиләнең торышы һәм киләчәк буыннарны тәрбияләү проблемалары белән бәйле.

 «Зенит» «Перуджа» командасын җиңде.

  Кенәз авыл җирлегендә 11 май көнне  авылның  сонгы  ветераны вафат булды. Бөек Ватан сугышы ветераны,  фронтовик , 95 яшьлек   Василий Андреевич Тепловны авыл халкы сонгы юлга озатты

12 май көнне Питрәч үзәгендә Яшьләр паркында гаилә бәйрәме үтте. Анда яшь парлар үзләреннен язылышу гаризаларына кул куйдылар. Алар һәм барлык кунаклар өчен төрле конкурслар үткәрелде.

Әлеге көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә.

Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.

12 май көнне Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Газизов Илназ Илшат улы һәм Каримова Гүзәл Рамил кызы үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Яшьләрне беренче гаилә бәйрәме белән әти-әнилре, туганнары, дуслары котладылар. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесеннән, яшь гаиләгә, 15 май гаилә көне буларак бәйрәм ителүе һәм әлеге бәйрәм белән аларны тәбрикләү тантанага аеруча ямь остәде.

 12 нче майда, Бөтендөнья гаилә көне алдыннан, Менделеевск муниципаль районында Камил һәм Айгөл Гайнуллинарның никахын тантаналы теркәү уздырылды. Язылышканнан  соң яшьләр ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән   авыр хәлдә калган балаларга һәм яшүсмерләргә  вакытлыча ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган “Кама таңнары” социаль приютына бардылар. Алар приютта яшәүчеләргә татлы бүләкләр һәм   “ Балаларга китап  бүләк ит “  хәйрия акциясе вакытында  җыелган  китапларны  бүләк иттеләр.  Балалар яшь парга үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне  бүләк иттеләр.

Районда бердәм халык дружиналары 2014 елның декабренда оешкан иде. Бүгенге көндә дружинаның составында 134 кеше, һәр авыл җирлегендә берешәр отряд эшли.

«Куркынычсыз шәһәр» программасы кысаларында Тукай районының җирле пунктларына сигез стационар видеокамера урнаштырылган иде. Әлеге приборларның җинаятьләрне ачыклауда ярдәме шактый зур.

 

Анда 50дән артык балалар катнаштылар.

Иске Камка авылында яшәүче Мәгълүмә апа Хәйруллинага һәм Карамалыда яшәүче Саимә апа Гаязовага, 90 яшьлек юбилейлары белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммалары тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбиляр әбиләргә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Ришат Хәлиуллин һәм Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Мәгълүмә апага һәм Саимә апага җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр. Әбиләр икесе дә үзләрен тәбрикләргә килүчеләрне әйбәт кәеф белән каршы алып озатып калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International