Бүген Яр Чаллы ИТ-паркында узган Work Fest вакансияләр фестивалендә 350 өлкән курс студентлары һәм шәһәрнең югары һәм урта уку йортлары чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. IT-парк резидентлары аларга мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 100 дән артык вакансия тәкъдим иттеләр.
Бүген Казан шәһәре, Кремль урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан №420000 почта элемтәсе бүлекчәсендә «Бөтенроссия язылу декадасы» кысаларында «Абунәче көне» үтә. Бу көнне абунәчеләрне басмаларга язылуны рәсмиләштерүгә ташламалы бәяләр, шулай ук матур призлар һәм бүләкләр көтә.
2018 елның 15 маенда Әлки районы “Забота” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә hәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре халыкара гаилә көненә багышлап чара үткәрделәр.
15 май көнендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Урыссу бистәсендә 3-нче санлы мәктәптә Гаилә бәйрәме уздырдылар. Иң актив булып, төрле бәйгеләрдә катнашкан гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.
Бер дә тынгылык юк инде бу мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләргә, аларны тәрбияләүчеләргә һәм балаларның әти-әниләренә. Яхшы мәгънәдә әйтүем бу сүзләрне. Өлкәннәр сабыйларның төрле яктан үсүләре өчен бөтен булган тәҗрибәләрен, ата-ана җылысын салалар икән, моны хупларга гына кирәк. Мәдәни тәрбияне алыйк.
15 май көнне иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.