ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. Һәр әти-әни баласын сәламәт күрергә тели. Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда, бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә, мәктәптә бу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта. 

Бүген Биектау районында матур урында "Байтик" сәламәтләндерү уку үзәгеннән ерак булмаган зур туристлык мәктәп лагере җәелгән. Монда "Иминлек мәктәбе" республика ярышларының финал этабы старт алды. Анда республика урта мәктәпләренең укучылары саныннан 12 төркем катнашты. Балалар ориентирование һәм туризм белән генә түгел, ә тормыш иминлеге нигезләрен тирән өйрәнүе белән дә шөгыльләнә.

 Бу көндә әти-әниләргә  үз «тимер атларыннан» бер көнгә баш тартып, җәяү, велосипетта яки җәмәгать транспортында йөрергә тәкъдим ителде. Районыбызда да бу акциягә кушылып бер генә көн булса да машинасыз эшкә барсак, районыбыз  үзәге дә бушап калыр, сәламәтлегебез һәм экология өчен зур файда булыр иде.

"Һәрвакыт булсын чисталык!" дигән девиз белән корган үләннәрне, яфракларны чистарттык.

    15 майда, Халыкара гаилә көне уңаеннан Кама Тамагы гражданлык халәте актларын теркәү бүлегендә әлеге көнгә багышлап чара үткәрделәр. 

14 майда 9-11 сыйныф укучылары КФУ укытучылары белән күрештеләр. Делегация составында КФУның фәнни белем бирү үзәгенең  хезмәткәрләре  Елена Семенова, Дарья Ханолайнен һәм башкалар килделәр.

Республика буенча Россреестр Идарәсе ел башыннан  тикшерү нәтиҗәсендә 2000 артык җир законын бозучыларның санын ачыклады. Ул былтыргы елга караганда  42 процентка күбрәк булып чыкты.

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Очрашуга килүчеләр гражданлык, ташламалы кредит алу, торак һәм башка мәсәләләрне күтәрделәр. Барлык сорауларга да төгәл җаваплар бирелде.

Бу  көн Россиядә 1995 елдан  бирле  билгеләп үтелә. Бу  заманда  һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Шул уңайдан  Теләче  Үзәк китапханәсенең  уку  залында “Гаилә бәхетенең формуласы” дип  исемләнгән  күргәзмә  эшләнде.  Күргәзмәгә гаилә темасын чагылдырган газета һәм китаплар  куелды. 

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында Халыкара гаилә көне уңаеннан чара үткәрделәр. Чара барышында төрле конкурслар оештырылды, гаиләләр актив катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International