ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

17 майда Әлмәт шәһәрендә олы кешеләрне тәрбиягә гаиләгә алучылар өчен семинар булды. Чирмешән районыннан Хөснетдинова Руфия Мәсхүт кызы барды. семинар бик эчтәлекле һәм кирәкле булды.

Бүген Мәскәүдә Гомумроссия муниципаль берәмлекләре конгрессының (ОКМО) Гомуми хисап-сайлау җыелышы уза.

“Велосипед – безнең иң уңайлы һәм яраткан транспорт төрләренең берсе. “18 нче майда гына түгел - елның һәр көне «Эшкә велосипедта” акциясе”,- диләр Балтачның “Наз” халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен һәм кеше хокукларын үстерү советы вәкилләре бүген Казанда калдыклар белән эш итү системасы белән танышты. Делегация составында: Совет рәисе урынбасары Евгений Бобров, Санкт-Петербургның Хокук яклау советы җаваплы сәркатибе Налатия Евдокимова, Россия Гринписының халыкара дәүләткә карамаган оешмасы бүлеге башкарма директоры Сергей Цыпленков һәм даими комиссия эксперты Алексей Киселев. Делегацияне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Казан ш. Башкарма комитеты вәкилләре һәм башкалар озата йөрде.

Бүген, 2018 елның 18 нче маенда, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортына УУП бүлеге участоклары начальнигы Сергей Тарасов чакырылган иде.

 

 

 

Чирмешән районының ГБУ “КЦСОН “Мәрхәмәтле йерәк” үзәге белгечләре, өйдә социаль ярдәм алучылар белән “Бөек язучы” Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырдылар. Күргәзмәдә язучының китаплары урын алды, аның иҗатын популярлаштыру максатыннан уздырылды.

2018 елның 18 май җомга иртәсе «Веста» Үзәге белгечләре өчен эшкә ике тәгәрмәчле транспортта килү белән башланып китте.

2018 елдның 12-17 май көннәрендә Башкортстан Республикасында «Яшь профессионаллар» VI Илкүләм чемпионатының (WorldSkills Russia) «Архитектуралы таш эшкәртү» компетенциясе Финалы булды. Эшлекле мәйданчык Сибай күппрофильле һөнәри көллияте базасында оештырылган иде. Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Тува (Тыва) Республикасы, Краснодар крае, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе катнашучылары үз белемнәрен һәм күнекмәләрен реаль җитештерү шартларында күрсәтә алдылар. Иң көчле көндәшләр белән кискен көрәштә Казан төзелеш көллияте Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе студенты Марков Виктор Андрей улы I урынны яулады һәм Рәсәй Федерациясендә«Архитектуралы таш эшкәртү» компетенциясе буенча иң яхшысы булды. Исегезгә төшерәбез, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы артыннан 20 компетенция беркетелгән. Татарстан Республикасының яшь профессионалын җиңүе белән котлыйбыз! Бу-искиткеч нәтиҗә һәм гаять зур прорыв һәтта көллият өчен, шулай ук бөтен республика өчен.

Бүген Монасыйпов Р.Г., Московкин А.А.,  Раков В.Ю.. Чернов В.И. –тр автомобиль юллары бүлеге киңәшчесе  составындагы район комиссиясе Югары Ослан юлларын, юл янындагы корылмаларны, тукталышларны, күперләрне карап йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International