ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2018 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан башкаласында Меңьеллык мәйданында Татарстан спорт календаренең йөгерү буенча эре старты – Казан Марафоны-2018 старт алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Сәфәрендә аны Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең торышын бәяләде. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  Лаеш мунициципаль районы башлыгы  Михаил Афанасьев озата йөрде.       

Лаеш районы авыл хезмәтчәннәре белән Татарстан Республикасы Президенты Кече Елга авылы янындагы басуда очрашты. Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсен карады.

Бүген Буада җитәкчеләр санитар икеайлык кысаларында өмәгә чыктылар. Алар төркемнәргә бүленеп, шәһәрнең К. Зыятдинов урамы буйлап килеп, шәһәр кырыеннан үтүче тимер юл буендагы урман утырмалары тирәләрен чүп-чардан арындырдылар.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, марафондагы башка катнашучылар исәбендә, 3 чакрымлы дистанцияне йөгереп узды.

Бүген Татарстан башкаласындагы Меңьеллык мәйданында Татарстандагы спорт календаренда иң зур чабышка – Казан марафоны-2018 чарасына старт бирелде. Массакүләм чабышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Матч-ТВ" спорт телеканалы генераль продюсеры Тина Канделаки, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре шулай ук акциягә теләктәшлек күрсәтте.
30 еллык тарихы булган турнирга өч ел элек яңача импульс бирелә һәм ул хәзер яңа форматта татарстанлыларны гына түгел, төрле илләрдәге спортчыларны да җәлеп итә. 3 чакрымлы дистанциядән тыш, 10, 21,1 һәм 42,2 чакрымлы аралыкларга да чабышлар каралган. Быел илнең 28 иленнән 10 меңгә якын кеше Казан марафонында катнашу теләген белдергән.

Шахматчылар арасында немец, украин, мари, төрекмән, чуваш, рус, татар, гарәп һәм таҗик милләтеннән вәкилләр бар иде.

 Белем  сыйфатын арттыру максатыннан "School theatre" дип исемләнгән республика буенча фестиваль-конкурс уздырылды.

Бүген Татарстан башкаласында Меңьеллык мәйданында Татарстан спорт календаренең йөгерү буенча эре старты – Казан Марафоны-2018 старт алды. Массакүләм йөгерүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Матч-ТВ» спорт телеканалы генераль продюссеры Тина Канделаки, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты. 

Алексеевск районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты килде. Делегация составында – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм аграр мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы  Комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин.

17 майда Казан шәһәрендә беренче тапкыр республика яшьләр "Чиксез талантлар фестивале" үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International