ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

Заказчы төзегән бердәнбер тәэмин итүче белән бер көндә сигез контрактлар, һәрберсе кимендә 100 мең сум, спорт инвентаре белән тәэмин итү өчен бер стадионга.

25 май көнне Елгабаш авыл клубынды башлангыч сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды.

РФ бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре июнь-июльдә әзер булачак. Бу хакта Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов ПХИФ-2018 кулуарларында хәбәр итте.

Үткән атнада Бөгелмәдә, “Бергәләп булдырабыз!” проектын тормышка ашыру кысаларында, “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды.

РФ Финанс министрлыгы 2018 елда алкогольгә акцизларны яисә минималь ваклап сату бәяләрен инфляциядән югары күтәрергә планлаштырмый. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.

Үзәк китапханәдә Саба районында яшәп иҗат итүче язучы Гөлсинә Галимуллина белән җылы һәм кызыклы эчтәлекле очрашу үтте. Килгән кунаклар Гөлсинә ханымга аның әсәрләре буенча кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Гөлсинә Наилевна катнашучыларның күбесенә истәлек бүләкләре таратты. Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә кунагыбызга  якташ язучыбыз, халык язучысы Фоат абый Садриевның "Таң җиле" китабын һәм гөл бүләк иттеләр. 

16 июньдә Батумига беренче халыкара регуляр рейс планлаштырылган.

Бүген Иске Җөри балалар бакчасында зур бәйрәм –бакча белән хушлашу кичәсе. Балалар бәйрәмдә җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, күңелле һәм кызыклы уеннар уйнадылар. Әти-әниләр балаларыбызга үзләренең киңәшләрен бирделәр, балалар бакчасында эшләүчеләргә ихлас рәхмәтләрен әйттеләр. Ахырдан бакча мөдире үзенең матур теләкләрен әйтеп, бүләкләрен тапшырды. Хәерле, ак юл сезгә балалар!

2018 елның 28 маеннан 3 июненә кадәр Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумның хэдлайнеры буларак Ф.М.Достоевский әсәрләре буенча Колумбия режиссеры Алехандро Гонзалес Пуче куелышында "Чернобыльский идиот" спектакле чыгыш ясый.

2018 нче елның 25 маенда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Зиннатова Г.Р. “Ана булу бәхете” программасы кысасында йөкле хатыннар белән чираттагы дәресен үткәрде. Дәреснен максаты – йөкле хатыннарның эмоциональ халәтен яхшырту, йөклелек чорында булган организмдагы психофизиологик үзгәрешләр белән таныштыру иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International