ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

24 нче майда Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортындадяшәүчеләр өчен комфортабельный автобуста Казанда экскурсиядә булдылар.

Акциянең төп катнашучылары -  китап сөюче иң актив укучыларыбыз. Китапханә өчен иң яхшы бүләк, әлбәттә, ул-китап. Әлеге бүләкләр ярдәмендә, китапханә кызыклы басмалар белән тулыландырыла. Без әлеге  акцияне дәвам итеп, үзләреннән арткан китапларны китапханәгә бүләк итүләрен сорыйбыз. Ә һәр китапның үз укучысы һичшиксез табылачак!..

24 май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Тантана чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә уздырылды. Аларны бәйрәм белән Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәтхуллин А.Г, җирле үзидарә башлыгы Мәннәпов Г.А., мәктәбебез директоры Сафин А.С., әти-әниләр, укытучылар, укучылар тәбрикләде. Мәктәбебезнең горурлыгы булган 10 укучыга без хәерле имин тормыш юллары, зур уңышлар, матур киләчәк теләдек.

Балалар басуда эшлэуче тракторларның эшен зур кызыксыну белән кузәттеләр. Шулай ук балалар табигатьне: чәчәк атучы җимеш агачларын ,үләннәрне ,болытларны күзәттеләр,кошлар тавышын тыңладылар. Тәрбиячеләр балалар белән табигатьне сакларга кирәклеге турында әңгәмә оештырдылар . Балалар язгы басу һәм  табигать үзгәрешләре турында бик күп мәгълүмат алдылар.Экскурсия бик файдалы булды, балаларда уңай тәэсир калдырды. 

24 май көнне Елгабаш авыл клубында изге Рамазан аена багышланган "Иман керсен күңелләргә" дип исемләнгән кичә булып узды.

Май аенда  «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән   актив рәвештә «Гарденотерапия» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырдылар.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкама органнарың мобилизация эше буенча җаваплы хезмәткәрләре белән уку үткәрелде. Укуны ТР КМ Аппараты планы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының режимлы-секретлы хезмәтнең әйдәп баручы белгече Олег Масленков алып барды. Мобилизация планы – ул барлык мобилизация эшләрен үз вакытында үтәүне тәүмин итүче төп чараларны чагылдырган документлар җыелмасы. Ул тыныч вакытта конкрет җирле шартлар үзенчәлекләрен, шулай ук мобилизация периоды хәле мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелә.

Болгар Радиосын 27 майда 8.24тә "Авыл сулышы" тапшыруында 91,5 FM дулкында тыңлагыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International