ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Россия эшкуарлык көне уңаеннан узган бәйрәм чарасында катнашты.

Бу тантана Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында (Казан) узды.

Алексей Песошин чарада катнашучылар алдында ясаган чыгышында Сәүдә-сәнәгать палатасын булдыру тарихын искә алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. Пленар утырышта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Франция Президенты Эммануэль Макрон, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Халыкара валюта фонды директор-җаваплы оештыручысы Кристин Лагард һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе урынбасары Ван Цишань чыгыш ясадылар. 

Яз җитү белән күпчелек кеше үз бакчаларына ашыга. Тик, җир мөнәсәбәтләре аркасында күршеләр арасында еш кына бәхәсләр туа: кем кемнең җирендә коймасын корган, яки күршесенең җирендә үсентеләр утырткан?

Чүпрәле мәктәпләренең унынчы сыйныфын яңа гына тәмамлаучы 60 яшүсмер “Акчарлак” лагерына хәрби күнекмәләргә өйрәнү җыенына җыелды.

25 май җомгасында районыбызның Татар Төкесе авылында җирләнгән изге Кадыкай Абыз бабай каберен зыярәт кылу чарасы үтте.  Бу чарага  районыбыз мәчетләре имамнары, күрше өлкәләрдән һәм республикалардан мөселман кардәшләребез килгән, хәтта Мәскәүдән махсус кайтучы кунаклар да бар иде.

Зур Аксу авылы егете Петр Мускатиновны районның спорт дөньясында яхшы беләләр. Ул армспорт (кул көрәштерү) буенча биш мәртәбә Татарстан Республикасы чемпионы, өч мәртәбә Россия Федерациясендә көмеш һәм бронза медальләр яулаган иде.

Быел “Каравон”га республикабызның 40 районыннан, Казаннан, Чаллыдан, Россиянең 11 төбәгеннән килгән 160тан артык фольклор, вокал төркем киләчәк.  Фестивальдә Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Русская песня” Мәскәү дәүләт музыка фольклор театры да чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров көллиятнең мөгаллимнәр коллективын һәм студентларны яңа директор – Р.Ф. Фәхраҗиев белән таныштырды. Бу вазыйфага кадәр Рим Фазыл улы Кукмара районының Лубян авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән иде.

Көллиятнең элеккеге директоры А.М. Данилов яңа эш урынына күчүгә бәйле рәвештә вазыйфасыннан азат ителде. Киңәшмәдән соң яңа билгеләнгән директор Р.Ф. Фәхраҗиев көллият коллективы белән планерка уздырды, биредә үзенең урынбасарлары белән агымдагы мәсьәләләр хакында фикер алышты һәм киләчәк перспектива өчен планнар билгеләде.

Республика клиник хастаханәсенең һәм 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиника хастаханәсенең ЛОР бүлеге табиблары эндоскопик риносинусохирургиянең һәм отохирургиянең навигацион алып барышы буенча бердәм мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс ике көн уза. Беренче көн хроник полипозлы риносинуситка багышланды, күрсәтмә операция оештырылды. Практик өйрәтүнең икенче көнендә хроник урта үлекле отит буенча операция үткәреләчәк. 

    Яз җитү белән күпчелек кеше үз бакчаларына ашыга. Тик, җир мөнәсәбәтләре аркасында, күршеләр арасында еш кына бәхәсләр туа: кем кемнең җирендә коймасын корган, яки күршесенең җирендә үсемтеләр утырткан?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International