ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2018 ел
якшәмбе

26 май көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган Ай» фольклор ансамбле, Россия күләмендәге «Каравон 2018» фестивалендә чыгыш ясады. Фестиваль Лаеш районының Никольское авылында узды. Бу халык рухын чагылдырган җырлар яңгыраган зур бәйрәм булды!

 (Отдел Культуры)

“Татнефть” хезмәткәрләренең XXXI Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларда 24 команда катнашты.

2018 елда БДИ үткәрүнең төп чоры 28нче майдан 2нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Имтиханнарда катнашу өчен 731 меңнән артык кеше теркәлгән. Шуларның 645 меңе – агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары. БДИнда катнашучыларның саны быел узган ел белән чагыштырганда 30 меңгә артыграк.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ:   2018 елның 28 маенда Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү белән бәйле Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсендә “Кайнар линия” телефоны

Беренче булып Татарстан Республикасы Президенты Кави Нәҗми урамындагы «СОлНЦе» урта белем интернат мәктәбенең 4 нче каттагы янкорма төзелешен карады

Мамадыш районында бергә тату һәм имин 50, 55 һәм 60 ел яшәгән парларны Гаилә көне уңаеннан хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән ул быел ул сигезенче тапкыр уздырылды. Быелгы күркәм бәйрәмгә чаклы узган җиде елда ЗАГС бүлегенең Почет китабына 309 – алтын, 31 – бриллиант, 11 – сапфир, 9 – энҗе, 21 көмеш, 24 зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүчеләр имзаларын куйган. Унбер гаилә пары “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале белән бүләкләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International