ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2018 ел
якшәмбе

Менә безнең тагын бер «Нечкәбил» конкурсанткабыз. Даминова Энҗе Радик кызы, 1983 елны туган, балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшли. Тормыш иптәше Рафаэль Фатих улы белән ир-егет һәм кыз-бала тәрбиялиләр. Конкурста Энҗе Радик кызы үз гаиләсен, традицияләрен, казанышларын татар телендә тәкъдир итте. Бу, әлбәттә,  жюрины бик тә сөендерде. Үз балаларын тәрбияләүдән тыш, педагог, балалар бакчасында татар телен өйрәтә. Балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра.

Актанышта  предприятиеләр һәм оешмалар, авыл җирлекләре командалары катнашында спорт ярышлары уздыру гадәти хәл, ә менә бүгенгесе  тәүге тапкыр – җәйге Спартакиада!

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  96 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 21 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 янгын, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 3 янгын,  каралтыда – 8 янгын, машинада – 1 янгын, башка объектларда – 2 янгын.

    Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 65 ел бергә яшәүче  Синара Ханнан кызы һәм Мукатдис Гали улы Нафиковлар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Алар озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән  бу матур парга  тәбрик сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә тарихи үзәгендә объектлар реконструкцияләүнең һәм төзүнең барышы белән танышты.  

 

Республикакүләм VI ифтарда 4 меңгә якын хатын-кыз катнашты.

27 28 нче майларда һава торышында үзгәрүчән болытлы һава, урыны белән яшенле яңгыр, секудына 17-22 метр тизлектә җил булыы көтелә.

Һава торышы күренешләрне кискен үзгәргән чорда консультация – кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International