ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген, 28 нче майда, Югары Ослан авыл җирлеге территориясен тәртипкә кертү чорында ООО «Волгадорстрой» оешмасы тарафыннан җәяүлеләр өчен тротуар эшли башлады.

 

“Гармония” Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  хезмәткәрләре  Чүпрәле районында урнашкан “Теплый дом” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты белгечләре белән берлектә күчмә социаль реабилитация консилиумы оештырды.

 

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә инициативаны хәзер мобиль телефон аша да кертеп була. Моның өчен махсус «Татарстан – 2030» яңа кушымтасы эшләнгән. Аның интерфейсы максималь гадәти һәм уңайлы, Стратегияне эшләү һәм гамәлгә ашыру процессының тагын да күбрәк ачык булуын тәэмин итә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга  (КХР) эш сәфәре кысаларында Яңа үсеш банкының Шанхайдагы III еллык утырышын ачу тантанасында катнашты.    

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Үзгәрүчән глобаль әйләнә-тирә мохитта финанслауны үстерү» семинарында чыгыш ясады. Семинар хәзерге заманның киләчәккә һәм үсеш институтларының, шул исәптән Яңа үсеш банкының да, гамәли тирәлегенә йогынты ясаучы технологик тенденцияләренә багышланды.

Петербургның халыкара икътисад форумында стратегик инициативалар сайты (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрелде

XV “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында мини-лапта буенча Болгарда узган ТР чемпионатында Алексеевск районы мактаулы икенче урынны алды.

28 майда “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова компьютер классында «Өлкән яшьтәге гражданнар өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы нигезендә «Социаль челтәрләрдә мошенниклык» дигән темага чара үткәрде.

Татарстанда   авыл хуҗалыгы   үсемлекләрен  яклау буенча эшләр  башкарыла.  

Бүген Буа муниципаль районында  авыл җирлекләре башлыклары өчен чираттагы киңәшмә булды.

... урыны белән кырау төшү - туфракта - 1* көтелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International