ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә  утыздан артык пар  үз туйларын май аенда теркәргә тели. Май аенда өйләнешергә ярамау – кеше уйлап тапкан ышану. Шуңа да карамастан күп кенә яшь парлар май аенда гаилә корырга курыкмый. Чөнки май аенда табигать кышкы йокыдан уяна, бар дөнья чәчәккә кумелә, тирә-юньдә кошлар сайравы яңгырый.

28-29 майда Дәүләт Җыены Комитеты – Башкортстан Республикасы Корылтае делегациясе Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килеп китте.

Сәфәр барышында төбәкнең сәнәгый лазер технологияләре буенча "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәге, "КАПО-Композит" АҖ, "Туполев" ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. КАЗ, "КВЗ" ГАҖ каралды.

Моннан тыш, "Казан вертолет заводы" ГАҖ базасында "Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы предприятиеләре мисалында яңа 4.0 технологик платформасында авиатөзелеш комплексы предприятиеләре кооперациясенең киләчәге" темасына түгәрәк өстәл булып узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы дпетутатлары Марат Галиев, Вадим Лигай, Камил Садриев, Марат Шәһитов һәм Дәүләт Җыены – Татарстан Республикасы Башкортстан Корылтае депутатлары Рәшит Хәйруллин, Сергей Павлов катнашты.

Дәүләт хакимияте органнарыннан чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Башкортстан Республикасы сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.

Утырышта шулай ук сәнәгать предприятиеләре: "Туполев" ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы, "Төбәктәге сәнәгый лазер технологияләренең "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәге" АҖ, "Казан Гипронииавиапром" АҖ, "Агыйдел" ДУП, "Уфаның "Молния" КҖП" АҖ җитәкчеләре, шулай ук "КФТТУ-КАИ" ЮББ ФДБМУ җитәкчелеге катнашты.

Авиатөзелеш комплексын үстерү өлкәсендәге хәзерге эшләр турында фикер алышып, түгәрәк өстәлдә катнашучылар дәүләтнең конкурентлыкка сәләтле булуы дәрәҗәсен һәм инновацияле икътисадын үстерүдәге әһәмиятенә бәйле рәвештә, авиатөзелешнең иң әһәмиятле тармак булуын билгеләп уздылар.

Чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Башкортстан Республикасы Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгына, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы авиатөзелеш сәнәгате һәм барча машина төзелеше комплексы предприятиеләренә яңа техника эшләү программаларын тормышка ашыру, 4.0 технологияләре нигезендә барлык циклы буенча җитештерүне әзерләү һәм оештыру өлешендә Казан вертолет заводының уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, шулай ук Казан вертолет заводы белән Күмертау вертолет заводын әлеге предприятиеләрдә иң нәтиҗәле технологик процессларны файдалану максатында махсуслаштыруны һәм кооперацияләүне планлы рәвештә тирәнәйтү, предприятиеләрнең конкурентлылык дәрәҗәсен арттыру максатында җитештерү моделен һәм процессларны интеграллаштыруны тирәнәйтү киңәш ителде.

30 май 13.00 сәгатьтә “Кино елъязмасы: балалар” Бөтенроссия балалар конкурсының жюри әгъзалары йомгаклау утырышын үткәрә. 

Югары  сыйныф укучылары вәгъдәләшү  һәм туй йолаларын күрсәттеләр. Чыгышлар татар, рус, удмурт, марий телләрендә башкарылды.  Югары сыйныф укучылары гаилә- бетмәс- төкәнмәс мәхәббәт чыганагы, хөрмәт, кешенең аннан башка яши алмавын тасвирладылар. Гаилә-  ныклы өй, балалр һәм оныклар, милли гореф- гадәтләрне саклаучы, өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе. Балалар бакчасы җитәкчеләре, мәктәп директорлары, мәгариф булеге хезмәткәрләре чаранын кунаклары иде.

   27 майда Күгәрчен авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне  Сиразиева Бибисания Мөбәрәкша кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм буш көннәрне нәтиҗәле файдалану максатында, Росссия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 октябрендәге «2018 елда ял көннәрен күчерү турындагы» № 1250нче карары нигезендә,быелның 9 июнь шимбәдәге ял көне 11 июнь дүшәмбе көненә күчерелә.

Бүген Бөтендөнья Балаларны яклау көне алдыннан Республика клиник хастаханәсенең балалар травматологиясе һәм ортопедиясе бүлегенә кечкенә пациентларга кунакка Россия герое, Россия Федерациясенең ХҺК полковнигы, очучы-космонавты Салиҗан Шакир улы Шәрипов килде.

Бүген Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында  авыл  җирлекләре  башлыклары  өчен     зона  семинар-киңәшмәсе  узды. Аның  эшендә  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов,   Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының   Территорияләр  белән эшләү идарәсе   башлыгы    Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы  рәисе    Әгъзам Гобәйдуллин,    муниципаль район башлыгы  Рөстәм Кәлимуллин һәм башкалар  катнашты.

28 майда   в ТРО ВПП «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан  төбәк  берләшмәсендә Иҗтимагый  совет утырыш  узды, анда   коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) инженерлык  инфраструктурасын  үстерү  буенча  республика   программасын  гамәлгә ашыруга  йомгаклар  ясадылар. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Валерий Власов үткәрде.   Фикер алышуда     Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Иҗтимгый совет рәисе  Дмитрий Воробьев, республика министрлыклары һәм ведомстволары  вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International