ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш: 2018 елның 1-2 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән 2-гә кадәр туңдыру көтелә.

31 май көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Илшат һәм Әнисә Ахтямзяновлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Данир һәм Самир дигән исемнәр бирделәр. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2017/2018 елда ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эше йомгакларына һәм 2018/2019 ел җылыту сезонына әзерлек буенча бурычларга багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь комплексы һәм энергетика предприятиеләренең оешкан эше нәтиҗәсендә 2017/2018 ел көзге-кышкы чорга әзерлек нигездә билгеләнгән срокларда тәмамланды.

«Дәүләт торак инспекциясе үткән җылыту сезонында 1766 объектны тикшерде, 103 физик вазыйфаи зат һәм 47 юридик зат җаваплылыкка тартылды», - диде ТР Премьер-министры.

Үткән елгы җылыту чорының үзенчәлеге – Казанда индивидуаль җылыту пунктларына (ИҖП) күчү программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул итүдә. ИҖПна 924 күп фатирлы йорт һәм 164 социаль объект күчерелде.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2017 елда җылыту сезоны 2017 елның 25 сентябреннән башланган һәм 2018 елның 18 маенда тәмамланган. Уртача җылыту чоры 235 көн булган. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, җылыту чоры эре аварияләрдән башка узган. 2017/2018 ел җылыту сезоны вакытында 193 эре авария туктатуы булган, бу үткән елның шушы чорына карата 72гә артык.    

«2018 ел безнең өчен күчеш чоры булды. Бердәм исәпләү үзәге булдырылды, аның бурычы – халыктан җыелган акчаларның ресурсларны җибәреп торучыларга турыдан-туры күчерелүен тәэмин итү. Шулай ук 2018 елда РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертелде, алар буенча кулланучылар белән ресурс белән тәэмин итүче оешмалар арасында турыдан-туры шартнамә төзү мөмкинлеге бирелә», - диде министр.

Җылыту сезонына әзерлек – бик четрекле эш, ул барлык структуралардан системалы алым таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов. «Кышка әзерлек – беренче номерлы мәсьәлә. Монда вак нәрсәләр юк. Бу – республика гражданнарының тормыш эшчәнлеген тәэмин итү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада күп мәсьәләләр буенча нәтиҗәле эш оештырылган. Әмма бу бер көндә генә башкарыла торган эш түгел – әлеге мәсьәләләр белән системалы рәвештә шөгыльләнергә кирәк», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петровның республикада җылыту сезонына әзерлек чорында укыту семинарлары уздыру турындагы тәкъдимен хуплады. «Муниципаль берәмлектә көзге-кышкы чорга әзерлек буенча киңәшмә яисә сессия уздырырга кирәк. Шул чараларда Ростехнадзор белгечләре, хисап тотып кына калмыйча, булган проблемларга да басым ясарга тиеш. Бу эш файдалы булачак», - диде ТР Президенты.

 

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Росреестры коррупциягәгә каршы “Ышаныч телефоны” барлыгы турында исегезгә төшерә.

Казанның 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә иминият компанияләре, «Таттехмедфарм» ДУП вәкилләре катнашында Ветераннар советының түгәрәк өстәл утырышы узды. Түгәрәк өстәл утырышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Ветераннар советының Рәисе Наил Садыйков, шәһәр Ветераннар советының Рәисе урынбасары Нина Вәлиуллина, Казан шәһ. медицина хезмәткәрләренең Ветераннар советының Рәисе Татьяна Орлова, «18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең баш табибы Резидә Мансурова, «21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең баш табибы Рөстәм Гайфуллин, шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре катнаштылар.

Утырыш кысаларында инвалидларга һәм Бөек Ватан Сугышында катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре, шулай ук өлкән кешеләрне дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Утырышның катнашучылары өчен Казанның«Дусларча сырхауханәсе» буенча экскурсия оештырылды.

Елдан-ел велосипедчылар саны арта бара. Моның белән бергә аларны урлау очраклары да шактый.

30 майда Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә "Сау бул, бакча!" дип исемләнгән чыгарылыш бәйрәме үтте. Балалар матур концерт номерлары әзерләгәннәр иде - алар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ВС РФ п. 12 Обзоры күрсәткәнчә, документациядә тәэмин итүне саклап калу каралган заказчы хокукы, әгәр катнашучы сатып алуда катнашуны бозса,   җаваплылык чарасы булып тора. Аны кулланырга мөмкин,әгәр, мәсәлән, катнашучы алдан дөрес түгел мәгълүматларны бирсә.

"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Ләйсән Хәйруллина "Росинка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Урман дәресе" уздырды. Бүген балалар янгын чыгу куркынычы янаган чорда урманда үзеңне ничек тотарга, агачны ничек утыртырга кирәклеге турында, шулай ук мәктәп урманчылыклары турында белде. Дәрес барышында балаларда экологик үзаң формалаштыруга нигезләнгән программалар белән тәрбиячеләр чыгышы каралды. Шулай ук мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар табигать саклау тематикасына җырлар, шигырьләр һәм кыска театральләштерелгән чыгышлар ясады. Сүз уңаеннан, Авиатөзелеш районының Кадыш поселогында урнашкан 22 номерлы "Росинка" балалар бакчасы экологик һәм табигать саклау тематикасына юнәлеш алган. Балаларда кече яшьтән үк әйләнә-тирә мохиткә һәм урман ресурсларына сакчыл караш тәрбиялиләр.

2018 елның 25 маенда Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда "Нык гаилә" проекты кысаларында, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм гаилә институтын ныгытуны пропагандалау максаты белән Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ялаков Ринат Наил улы, Лениногорск районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Бортникова Наталья Николай кызы, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы адвокаты Нургалиев Илдар Исмәгыйль, ЛРҮД хатын-кызлар консультациясе җитәкчесе Ташбулатова Фатима Рәшид кызы, Лениногорск шәһәре руханилар вәкиле Иоанн Антипов һәм "Ихлас" мәчете имамы Раупов Булат хәзрәт катнашында чара үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International