ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Баулы районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерә. Товар накладнойларына тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыклана.

Апас районында яшәүче зат законсыз ком табу факты буенча җинаять җаваплылыгына тартылды. Гомумтаралган файдалы казылманы лицензиясез табу факты ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан узган елның февралендә ачыкланган иде.

Минзәлә районында авыл хуҗалыгы үсемлекләрен яклау буенча эшләр бара

Биш көнлек хезмәт атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.

1 июньдә Лаишта физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәкләренең Попечительләр советы утырышы булып узды.Чарада Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат-хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Лаиш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Мәдәният министрлыгы, тернәкләндерү үзәге вәкилләре катнашты.

30 нчы май көнне Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында “Соңгы кыңгырау”бәйрәме булып узды. 4 сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләрендә соңгы кыңгырау шалтырады. 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Спорттан да зур футбол» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Биредә иң популяр спорт төре саналган футбол турында күпсанлы басмалар куелган.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллы –җ Әлмәт юлында 100 кг күләмендә туңган фарш итен тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгын бозучы административ җаваплылыкка тартыла.

Минзәлә елгасы аша салынган күпер юлы төзекләндерү эшләре бара


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International