ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

 

Сабан туе яланында бәйрәмгә әзерлек эшләре бара ФОТО

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар  табигатьттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре  белән тирәнтен таныштылар. 

Контракт буенча хезмәт

Дусай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сәхнә ветераны Хәбибуллина Гөлсинә апаны 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр һәм теләкләрен җиткерделәр.

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа. Шул уңайдан Сарман  үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре кинотеатр янындагы мәйданчыкта “Читаем Пушкина”(“Пушкинны укыйбыз”) дип исемләнгән акция үткәрде. Бәйрәм чарасын Укымышлы ябалак ачып җибәрде. Ул укучыларны А.С.Пушкинның иҗаты белән таныштырды. Китапханәчеләр шагыйрьнең “Балыкчы һәм балык” (“О рыбаке и рыбке”) әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкият тәмамлангач, укучылар әсәрнең эчтәлеге буенча әзерләнгән сорауларга җавап эзләделәр һәм бик тиз генә җавап та бирделәр. Аннан соң бәйрәмдә катнашучы һәркемгә ачык микрофон янында бөек шагыйрьнең әсәрләрен уку мөмкинчелеге бирелде. Ә микрофон тынып тормады, шигырьләрене укучылар яттан да, китаплардан да укыдылар. Бәйрәм флешмоб белән тәмамланды. Барлык катнашучылар бергәләп җырлап-биеп таралыштылар.

Сабан туеның ат чабышында катнашырга теләүчеләрне көтәләр

4 нче июнь көнне Сатыш мәдәният йортында ифтар ашы үткәрелде. Ифтар ашын ООО "Саба" җәмгыяте Сатыш бүлекчәсе оештырды. Ифтар ашына ООО "Саба" җәмгыяте Сатыш бүлекчәсендә эшләп чыккан хезмәткәрләр, авыл халкы җыелды.

Сатыш авыл җирлеге

Авыл мәшәкатьләре: Бөгелмә районында язгы-кыр эшләре

Кулланылмый торган (ташландык) җир участогын Татарстан Росреестрында кадастр исәбеннән төшерергә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International