ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Районның Яшьләр клубы һәм китапханә хезмәткәрләре берлектә Рус теле көненә багышланган чара уздырдылар. Анда җәйге лагерьга йөрүче укучылар катнашты.

Бердәмлектә көч!

Май аеның соңгы декадасында Чаллының «Доверие» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүленге хезмәткәрләре республика ресурс үзәгендә белемнәрен камилләштерде.

Марат Әхмәтов: «Сөт бәясе җәй азагына кадәр төшәчәк, шулай да, сентябрь аеннан башлап халыктан сатып алу бәясе күтәрелә башлар дип көтелә»

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән районга килде. Визитының беренче өлешендә ул вертолеттан район басуларының торышын бәяләде. Аннары Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең Останково авылы янындагы мәйданчыгында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.

Республика клиник хастаханәсенең табиблары травматологлары-ортопедлары озын, көпшәсыман сөякләрнең сынуларын дәвалау өчен сөяк-ми каналында урнашкан сынган интрамедуляр үзәкнең фрагментларын аз җәрәхәтле бетерүнең ысулына патент эшләп чыгардылар.

2018 елның 5 июненда Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитетында үсемлекләр җыелмаларының дәуләт исәбе, тулыландыру, саклау, сатып алу, сату, читкә җибәрү, Татарстан Республикасы чикләреннән чыгару буенча эксперт комиссиясе утырышы узды.

Утырышта Комитет, ФДБУ «Идел-Кама дәуләт табигый биосфера тыюлыгы», МБКУ «Казан хайван һәм үсемлек бакчасы», Татарстан Республикасының Милли музее, Казан федераль университетының Укыту-җитештерү үзәге (Үсемлек бакчасы), Казан шәһәренең МБМБУ «Экология һәм биология буенча шәһәр балалар үзәге» хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре катнашты.

Эксперт комиссиясе МБМБУ «Экология һәм биология буенча шәһәр балалар үзәге»нең үсемлекләр экспозициясен Үсемлекләр җыелмаларының дәуләт реестырына кертү турында карар чыгарды. Бу җыелма 671 төр агач, куак һәм чирәм үсемлекләреннән тора.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе В.Тимиряев, юрист М.Салихов, архитектура бүлеге белдече А.Утюгина, Җир һәм мөлкәт Палатасы рәисе урынбасары А.Губина составында Печище авыл җирлегенә законсыз җир тартып алу сораулары буенча сорауны чишәргә чыкты.

Июнь башында Мәскәү шәһәрендә  "Олы Мәскәү регатасы" академик ишкәк ишү буенча халыкара ярышлар узды. Чарада төрле илләрдән 900 дән артык спортчы көч сынашты. Шулар арасында Татарстан Республикасы данын яклап, райондашыбыз, Шланга авылы кызы Раилә Сатдинова да бар иде. 2 км.араны Раилә 14 минут, 42 секундта узып, ярышларнын көмеш призёры исеменә лаек булды. 

“Олимп” спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин самбо буенча мастер–ветераннар арасында үткәрелгән Россия чемпионатында икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Бөтенроссия самбо федерациясе оештырган ярышлар Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендә  үткәрелде. Турнир Выкса шәһәренең металлургия заводына нигез салучы бертуган Баташевлар истәлегенә багышланды. Безнең якташыбыз 100 килограммнан авыррак үлчәүдә 65 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында көч сынашты.
Ярышта катнашучыларга дипломнарны Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев тапшырды.

 Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитеты һәм дәуләт табигый тыюлыклары белгечләре халыкара табигатьне саклау акция «Парклар маршы - 2018» оештырганнар һәм үткәргәннәр. Бу акция «Яшьләр һәм табигать – уртак киләчәк» девизы астында узган. Халыкара акция 20 муниципаль төбәкләрдә 5 адым белән уздырылган: мәгърифәтчелек, бәйге, хезмәт, бәйрәм, хисап.

Дәуләт табигый тыюлыкларының идарәләре оештырган чараларда 5 меңнән артык кеше катнашкан; 30дан артык оешма акцияенң эшлекле партнерлары булган. 95 ирекле ярдәм экология десантлары (урманнарны, су буйларын чүптән чистарту, аларны яшелләндерү) оештырылган, аларда 7,9 мең тирәсе кеше катнашкан.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International