ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

“Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе ел саен сәнәгать тармагы һәм дәүләт вәкилләре өчен көчле интеллектуаль мәйданчыкка әверелә бара. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Цифрлы трансформация. Технологик үсеш траекторияләре” пленар сессиясендә хәбәр итте.

5 май көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Күбәк урта белем бирү мәктәбе яны лагерына йөрүче балалар катнашында Бөтендөнья тирә-юньне саклау көне уңаеннан тематик чара булып узды. Биредә табигатьне саклау темасына татарча мултьфильмнар, экологик проблемалар турында презентация күрсәтелде, уен программасы оештырылды.

5 июнь Олы Тормы авылы мәдәният йортында изге Рамазан аенда ураза тотучылар өчен ифтар кичәсе үткәрделәр

Бөгелмәдә җәйге балалар сәламәтләндерү кампаниясе старт алды

Әле күптән түгел генә үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үткән “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе узган җомгада Ямбакты авылында үзенең укучылары белән очрашу үткәрде.

 

20 июньдә Әлмәт онкологик диспансерында Пациент мәктәбе узачак, аның кысаларында табиблар-хирурглар аналык бизенең яман шешен дәвалауның яңа алымнары, шулай ук тернәкләндерү һәм психологик булышлык күрсәтү турында сөйләячәкләр.

"Бәхетле балачак" балалар фестивале...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Рус милли-мәдәни берлеге активы белән очрашты. 

Чара М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкин тууга 219 ел тулу уңаеннан узды. 

 

5 июньдә Чирмешән карталар йортында социаль эшләр буенча хезмәткәр А.Р.Хафизова һәм психолог-тәрбияче шахмат-шашака тярышлары уздырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International