ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

-Бик җаваплы көн булды бүген безнең, хуҗалык җитәкчеләре белән район хуҗалыклары басуларын карадык. Бергәләп сөйләшеп, һәр басуга анализ ясап, җәй буена эшлисе эшләрне планлаштырдык, - диде район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 7 июнь көнне иртәнге сәгать биштә хуҗалык рәисләре белән хуҗалыклар басуларын карый башлап, кичке сәгать алтыда гына Актаныш үзәгенә кайтып кергәннән соң. 

-Бик сөенеп, куанып карадык чәчүлекләрне кош биеклегендә вертолеттан. Бик тигез, матур тишелеп киләләр. Шифалы яңгырлар явып  үткән бүген иртән дә. Аннан бер-ике көн элек тә 14 миллиметр күләмендә явым-төшем булган. Аңын өстәвенә, Аллаһы Тәгалә биргән явым-төшем белән астагы дым тоташкан. Җир дымы соң чәчелгән игеннәргә дә тишелеп чыгу өчен ышанычны тулысынча  бирә, - дип, кичә – 6 июнь көнне үз бәясен бирде актанышлыларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов. 

Казанның үзәк стадионы  манежында футбол буенча KAZAN CUP халыкара турниры узды. Анда Казан, Мәскәү, Ашхабад һәм Мәскәү өлкәсеннән командалар катнашты.

7 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре, татар халкының милли традицияләренә таянып,  матур итеп Сабантуйга бирнә җыюны оештырдылар. Моңлы баян тавышы барлык кешеләрне Сабантуй бәрәменә  чакырып калды!

(Отдел культуры)

“Үлән әле кыска, үсеп җитмәде”, - диде баш ветеринар Алмаз Хисаметдинов.

 

(Буа, 7 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов терлек азыгы әзерләү буенча соңга калганлыкны әйтте. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”га - Буада район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләү вакытында эшчәнлегенә багышланган республика семинарыннан соң әйтте.

“Терлек азыгын әзерләү буенча 20 көнгә соңга калдык. Башка елларда инде бу вакытта терлек азыгы әзерләргә тотына идек. Быел исә эш 4-5 районда гына башланды. Әмма соң тотыну терлек азыгының сыйфатына зыян салыр, дип уйламыйм. Чөнки үлән әле бик кыска, үсеп җитмәде. Төньяк районнарда аеруча да сизелә бу. Алар да старт сызыгында инде, эшкә керешергә көтеп торалар”, - диде баш ветеринар.

“Татар-информ"га билгеле булганча, Аксубай, Әлки, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Нурлат районнары инде күпьеллык үләннәрне чабу һәм терлек азыгы әзерләүгә кереште. 5 июньгә барлыгы 1,2 мең гектар мәйданда үлән чабылды.

Бүген Буага Татарстанның 43 районыннан баш ветеринария табиблары һәм ветеринария лабораториясе җитәкчеләре җыелды. Алар терлек азыгы әзерләүгә багышланган еллык семинарда катнашты.

Теоретик өлештән соң ветеринарлар Буа ветеринария техникумы базасындагы гамәли мәйданчыклар белән танышты. Биредә мөгезле эре терлекнең тоягын эшкәртү, ветеринар-санитар экспертиза, азыктагы токсиннарны ачыклау буенча проба алу, сөт ризыклары һәм йомырка сыйфатын тикшерү, мөгезле эре терлекнең лимфа төеннәрен туберкулезга тикшерү кебек күрсәтмә дәресләр булды.

Татарстан Республикасында туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән чараларның берсе - авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бирелә торган түләүләр. Әлмәт шәһәрендә Бөтенрәссәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан уздырылган тантаналы чарада Глумова Вероника Павел кызына 50 000 сум күләмендәге сертификат тапшырылды. Аларның гаиләсендә беренче балалары, уллары  Кирилл туган.

Соңгы биш ел эчендә төзелештә бәхетсезлек очраклары гомуми саны 2,5 тапкырга кимегәнгә карамастан, төзелеш мәйданнарында куркынычсызлык мәсьәләләре игътибарны арттыруны таләп итә. Бу хакта төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Пресс-тур вакытында министрлыгы оештырган танышу пресс-тур кысаларында сөйләде. телеканаллар хәбәрчеләр, операторлар һәм язычу журналистлар «Green»  торак комплексында урнашкан төзелеш мәйданында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын оештыру белән таныша алдылар. «ЮИТ Казан» оешмасының хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы инженер Эльвира Гарифуллина төзелгән объект буенча экскурсия үткәрде.

Очрашуда Инспекция башлыгы урынбасары Рафаил Гаянов катнашты 

Бүген  Татарстан Республикасы  Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында   авыл хуҗалыгы  билгеләнешендәге җирләрне бәяләгәндә үзара  ведомство  хезмәттәшлеген  оештыру  мәсьәләләре  буенча  «ТР Бәяләүчеләр берлеге» коммерциягә карамаган  партнерлык (НП) Идарәсенең һәм  Эксперт-консультация советының  киңәйтелгән утырышы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International