ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

«Ак Барс» суднолар төзүче корпорация Идел буе федераль округында арзан судноларны лизинг буенча җитештерә башлый.

Китапханәче балаларга рус теленең тарихы турында сөйләде, алар белән рус теленең бөеклеге турында әңгәмә үткәрде. «6 июня – День  русского языка»  дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм аңа күзәтү уткәрелде.

Шушы бәйрәм уңаеннан, Алан авылы китапханәсенең китап укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре «Ыркыя чишмәсен” һәм “Шалтырама чишмәсен” чистарту буенча өмә оештырдылар.Чишмә бит ул-үзе бер тере дөнья, анда авылның тарихы, аерым кешеләрнең тарихлары, ачылып бетмәгән серләр саклана. Шуңа күрә, табигатьнең кешелек дөньясына бүләк иткән  байлыгын сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Эш азагында, китап укучылар белән чишмәләрнең килеп чыгу тарихы турында әңгәмә үткәрелде, алар белән бәйле вакыйгалар сөйләнелде.

Бу көн китап укучылар өчен бәйрәм көненә әйләнде. Китапханәләрдә төрле кичәләр үткәрелә китап күргәзмәләре төзелә. Шәтке авылы китапханәсендә “Великий и могучий русский язык” дигән акция үткәрелде. Китап укучыларга китап-күргәзмә тәкъдим ителде. Шәтке урта мәктәбенең лагерь балаларына “ Әкиятләр илендә” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистәдән артык вакыт узса да, аның әһаңнәре дә әле дә булса тынмый. Кемнәрдер хәбәрсез югалган якыннарының каберләрен  эзләп табудан  өметен өзми, ә кемнәрдер сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен якыннарына тиешле бүләкләрнең барлыгына юлыга.

Укучыларыбыз китап күргәзмәсе аша бөек язучының әдәби дөньясына сәяхәт кылдылар,  аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, балачак тормышының кызыклы фактлары турында белделәр. Шулай ук Саратов исемендәге балалар һәм яшьләр  өлкә китапханәсе  уздырган «Читаем Пушкина вместе» акциясе кысаларында шагыйрьнең шигырь һәм әкиятләрен кычкырып уку оештырылды. Очрашу азагында чарада катнашучы һәркем  «Интересные факты о Пушкине”  буклетына һәм әкиятләре, шигырьләре тупланган белешмәлеккә ия булдылар.

Бүген Тукай исемендәге җәмгыять җирендә сабанчылар бәйгесе узды.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә уку елы тәмамлангач балалар өчен Сабантуй үткәрү традициясе яшәп килә.Бу бәйрәм Халыкара балаларны яклау көненә багышлап үткәрелә. Һава шартлары начар булу сәбәпле, спорт ярышлары спорт залында үтсә дә, балалар бик канәгать калдылар. Беркем дә бүләксез һәм тәм- томсыз калмады.

6-7 июнь көнне район хуҗалыкларында, 2018 елның чәчүлекләрен кабул ителәчәк. Чәчүлек җирләрен тикшерү өчен, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсеннән, Татарстан Республикасы буенча ДФБУ «Россельхозцентр» оешмасы җитәкчесе хәм шулай ук, хуҗалыклардан баш агрономнар билгеләнде.

Бү­ген ра­йон­ның со­ци­аль як­лау сис­те­ма­сын­да  дүрт дәү­ләт уч­реж­де­ни­е­се эш­ли: со­ци­аль як­лау бү­ле­ге, 5 нче санлы  мат­ди яр­дәм күр­сә­тү бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка үзә­ге фи­ли­а­лы, Игелек үзәге ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү үзә­ге, карт­лар интернат-йор­ты. Әле­ге уч­реж­де­ни­е­ләр­дә 100дән ар­тык хезмәткәр эш­ли, алар көн­кү­реш, хо­ку­кый, икъ­ти­са­дый, пси­хо­ло­гик яктан  нигезләнгән со­ци­аль хез­мәт­ләр күр­сә­тә­ләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International