ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Барыгызны да Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча 75 ФГКУ 15 ОФПС Алабуга районы янгыннан коткару бүлегенең инспекторлары белән берлектә күп балалы гаиләләргә автоном янгын турында кисәтү җайланмасы урнаштыру эшен алып бара. Бүгенге көндә бу җайланма янгыннарда кешеләр үлемен кисәтүнең иң яхшы чараларыннан берсе булып тора.

Бүгенге көндә бу җайланманы урнаштыру программасына 4 һәм 4 тән артык балалы 79 гаилә кертелгән.

Гаиләләргә чыкканда башкарылган эшләр турында акт төзелә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында инструктаж уздырыла, янгын килеп чыккан очракта ниләр эшләргә кирәклеге аңлытылган буклатлар таратыла.

14 июньдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Әкияти урман” дип исемләнгән чара булып узды. Чараның максаты урманга, кыргый хайваннарга сак караш тәрбияләү, коммуникацияне үстерү, ди проект авторлары.

Көндезге бүлек тәрбиячеләре  балалар белән “Серле урманга” сәяхәткә чыкты. Һәр тукталышта аларны әкият геройлары каршы алды. Әкият геройлары балаларга күңелле уеннар әзерләде. Чара ахырында бөтенесе бергә югалган Мишутканы таптылар. Балалар башта әкият геройларын үзләре ясап, соңыннан төрле станцияләрдә катнаштылар. Чарадан барысы да уңай тәэсирләр алды.

 

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын йөрәктән, мөселманнарның иң олы мәгънәгә ия дини бәйрәмнәренең берсе булган Ураза гаете белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм изге Рамазан ае белән саубуллашу, һәр мөселманның таң атканнан кояш баеганчыга кадәр ураза тотып рухи ныклыгын сынау ае бәйрәме дә. Игелекле эшләр кылу, мохтаҗларга ярдәм итү бу бәйрәмдә иң өстен куелучы гамәлләр.

Хөрмәтле мөселманнар! Чын күңелемнән сезне Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Бүген дөньядагы барлык мөселманнар рухи пакьлек, камиллек биргән Ураза гаетен билгеләп үтә. 

Апрель-май айларында җәмәгатьчелек арасында экологияне саклауга һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш булдыруга юнәлтелгән “ЭкоЯз” бәйгесе игълан ителгән иде. Бүген “ЭкоЯз” Зәй муниципаль бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

“Веста” балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт укытучысы “Йорт кош-кортлары: тавык,әтәч һәм чеби” дигән темага дәрес үткәрде.

Бүген, 14 июньдә, “Казан” гаилә үзәге янында FIFA җанатарлары фестивале ачылышында туп формасындагы чәкчәк белән сыйлаячаклар. Аның авырлыгы 4 мең килограммнан артып киткән.

13 июнь көнне Әгерҗенең «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр приютында «Бергә коррупциягә каршы» дигән чара узды. Педагог-психолог Елена Нехорошкова яшүсмерләр өчен әнә шул темага дәрес оештырды.

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында янгын- кулланма спорт бунча ТР җәйге чемпионаты тәмамланды. Быел Марий-Эл һәм Удмуртия республикаларыннан спортчылар булдылар.

         Мактаулы трофей өчен, көрәш җиде команда алып барды. Гомуми катнашучылар составында 120 спортчы. Чемпионат программасында өч спорт төре булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International