ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2018 ел
шимбә

Ураза бәйрәме - Ислам диненең иң төп бәйрәмнәреннән берсе. Ул - изге Рамазан ае белән хушлашу көне. Быел ул 15 июньгә туры килде. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 янгын, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, башка объектларда  – 1 янгын.

Узган атнада Нурлат тагын 9 егетен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озатты. Армиягә китүче егетләрне озатырга  туганнары, якыннары белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов  та килгән иде.

16 июнь 2018 елда Чүпрәле районында, авылында Иске Чүпрәле бәйрәме "Сабантуй".

Район башлыгы Сабантуй бәйрәме белән котлый Барыгызны да милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйм. Бу көнне без кыр хезмәтчәннәрен, производство алдынгыларын олылыйбыз.

Бүген Казанга француз сәясәтчесе, Франциянең элеккеге президенты Николя Саркози килде.  

«Казан» халыкара аэропортында Николя Саркозины Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International