ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

16 июнь  көнне Балтачта Шушма елгасы буенда, матур аланлыкта урнашкан “Сабантуй» паркында район Сабан туе  булды. Һава торышының  аяз булуы халыкка табигатьтә  бәйрәм итәргә мөмкинлек булдырды.  Мәйдан тутырып килгән  халык  игътибарына театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.  Районның үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре   һәм  мәдәният  бүлеге  хезмәткәрләре,  үзешчән сәнгать коллективлары,  гармунчылар,  балалар сәнгать мәктәбе  укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән ачылыш тантанасы бәйрәмебезне зурлап  кайткан  кунаклар һәм райондашларыбыз күңеленә дә хуш килде.  Ә инде Сабантуй  мәйданына  бизәлгән  җигүле атлар керү  бәйрәмебезгә үзгә бер ямь өстәде. Балтач Сабан туе тыныч, имин шартларда, оешкан рухта үтте. 

 Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында  “Каенкай” мәктәп яны лагереннан волонтер балалар  “Яхшы кәеф” программасы белән чыгыш ясадылар

“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 2018 елның 19 июньдә сәгать  Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр,  каты җил булуы көтелә (15-20 м/с кадәр).

Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак

Күңелле балалар сабантуе

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесендә 18нче июньдә  36 инвалид бала һәм ата-аналары өчен “Күңелле балалар сабантуе”  бәйрәме оештырылды. Балалар халык уеннарында катнаштылар: капчык белән сугыштылар, кашыкка йомырка салып йөгерештә ярыштылар, кашыклап су ташыдылар. Рәхәтләнеп уйнадылар,  бик күп уңай эмоция алдылар.

Иртәгә, 19 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Төнлә явым-төшемсез, көннең икенче яртысында һәм кичтән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр. 

18 июнь көнне «Татар-Информ» МА базасында шәһәр читендәге лагерьларда балалар ялы оештыру турында пресс-конференция узды.

Балачак ул - иң куңелле һәм иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International