18 июнь көнне Татар китапханәсенә 1нче мәктәп яны лагерына йөрүче балалар килделәр.
Чемпионат үткән көннәрдә Казан шәһәрендәге мәдәни чаралар программасы турында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сөйләде.
Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2018 елның 18 июнендә «Китапханә паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме үткәрде. Проектның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен арттыру, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Татарстан Республикасында Пенсиягә социаль өстәмә түләүне билгеләү максатларында пенсионерга яшәү минимумы 2018 елга 8232 сум күләмендә билгеләнде. Пенсиягә социаль өстәмә түләү алу өчен алдан гариза язып, кирәкле документларны тапшырырга кирәк. Пенсия фондының территориаль органы пенсионерга гомуми матди тәэмин ителеш суммасын билгеләгәндә пенсионерга үзе яшәгән яисә пенсия алган субъект тарафыннан бирелгән түләүләр, акчалата эквивалентлар һәм социаль ярдәм чаралары исәпкә алына.Түбәндәгеләрне искәртү зарур: пенсионер әлеге түләүне туктату өчен сәбәп булучы барлык очракларны, шул исәптән эшкә урнашуны да, Пенсия фондына кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.
Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге 15 әнигә профессиональ белем бирү курслары оештырды. Бу аналар өч яшькәчә бала тәрбияләү буенча декрет ялында утыра.
20 июнь көнне көндез һәм кич белән ( сәг.10:00 нан 20:00 сәгать вакыт аралыгында) Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы, көчле җил 15-20 м/с, урыны белән бик көчле җил 21-26 м/с көтелә.
19 нчы июнь 2018 нче ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рамзия Хайбулова һәм китапханә хезмәткәре Гөлназ Фардиева белән Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек кысаларында, Әдәби беседкада «Истә тотар өчен укыйбыз!» дигән әңгәмә үткәрделәр.
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган, фашистлар белән газапланган, тылда ачлыктан һәм юклыктан вафат булганнарны искә алу көненә багышланды.
Әдәби беседкада белгечләр социаль хезмәт алучыларга илебез тарихындагы бик кайгылы көн - 1941 елның 22 июне, кешелек тарихында иң рәхимсез, мәрхәмәтсез сугыш башланган көн турында искә төшерделәр.
Катнашучылар совет язучыларының Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләре белән таныштылар һәм М.Шолоховның «Кеше язмышы» повестеннан, К. Симоновның «Тере һәм үле җаннар», Ю. Бондаревның «Кайнар кар» дигән романнарыннан өзекләр укыдылар. Якыннарының сугыш вакыты, сугыш кырыннан кайтмаган әти – бабаларының сугыш вакыты турында сөйләгәннәрен искә төшереп, үзләренең белгәннәрен буыннан-буынга тапшырулары турында сөйләделәр.
Чарада 15 кеше катнашты.
Әлмәт авылында шаулап-гөрләп Сабантуй узды